

Алар урындагы хакимиятнең беренче ярдәмчеләре, авыл проблемаларының уртасында кайнаучылар. Авылдашлары өчен старосталар социаль хезмәткәр дә, психолог та. Һәм болар барысы да җәмәгать башлангычларында. Краснояр авылы территориаль иҗтимагый үзидарә органнары Советы рәисе Эльмира Фәнзил кызы Мәрданова да власть белән халык арасын бәйләүче звено булып тора. “Урын кешене бизәми, ә кеше урынны бизи” дигән халык әйтеменә безнең күп кенә якташларыбыз тугры кала, аларның тырышлыгы һәм гамәлләре ярдәмендә урамнар һәм торак пунктлар матурлана, төзекләнә. 2015 елның язында авылларда граж д аннар җыеннары авыл старосталарын сайлады. Мәсәлән, Краснояр авылында яшәүчеләр бертавыштан мондый авыр вазыйфаны оештыру осталыгына ия булган Эльмира Мәрданова гына башкарырга сәләтле дип таныды. Эльмира беренче тапкыр гына җитди карарлар кабул итми, авылдашларының ышанычына ул зур җаваплылык һәм инициатива белән карады. Красноярда беренче зур эш шунда ук, яз көне, өмә үткәрү кирәклеге барлыкка килгәч башланды. «Без авылыбызда чисталыкны сакларга тырышабыз», - ди Эльмира. - Хәтта эшкә барганда да, өенә кайтканда да, күпләрнең юл кырыеннан пакетлар һәм кәгазьләр җыю гадәте бар. Гражданнар җыенында таләпләргә туры килерлек чараларны исәпкә алып, чаралар планы төзелә. Безнең арада, әлбәттә, яхшы ниятле кешеләр бик күп, аларны бергә җыярга, башкарылган чараларның мәгънәсен аңлатырга һәм дөрес юнәлеш бирергә генә кирәк. Болар барысы да үзидарәне үстерү һәм ныгыту шартларында мөһим. Авыл матур булсын өчен, әлбәттә, игелекле эшләр башкарырга тырышырга кирәк. Без моны аңлыйбыз һәм халык белән бергә төрле файдалы чараларны тормышка ашырабыз. Өмәләр оештырып, Краснояр авылы зиратындагы койманы һәм баганаларны яңарттык. Бу эштә төп ярдәмчеләр булып аңлату эшләре алып барган активистлар булды, һәр кеше акча, материал белән ярдәм итте, - ди Эльмира Фәнзил кызы.
Ел саен «Хәтер көне» үткәрелеп, анда Краснояр, Иске Хаҗи, Иске Аю авылларының зиратлары төзекләндерелә.
Яңа Аю авыл советы авыл биләмәсе берничә ел дәвамында Урындагы инициативаларны яклау программасы буенча конкурста җиңүче булып тора.
Әлеге проект авылда мөһим проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Халык кайсыларын беренче урынга куярга икәнен үзе билгели, аларны гамәлгә ашыруда турыдан-туры катнаша, башкарылган эшләрнең сыйфатын һәм күләмен, аларның саклануын даими контрольдә тота
2020 елда Краснояр авылында гражданнар җыенында Краснояр авылы клубын ремонтлау мәсьәләсе күтәрелcә, 2023 елда аны газ белән җылытуга күчерү, капиталь ремонтлау мөһимлеге билгеләнде. Халык проектка үз мөнәсәбәтен белдерде, тәкъдимнәр кертте, мөмкин булганча ярдәм күрсәтергә әзерлеген белдерде. Авыл читтә урнашкан, шуңа бердәнбер шатлык – клубта авылдашлар белән очрашу. Анда кичәләр, җ ы ел ы ш л а р ү т к ә р ел ә . Учреждениедә тәртип мәдәни оештыручының, техник хезмәткәр, урындагы активистлар һәм халык тырышлыгы, энтузиазмы ярдәмендә саклана. Ремонт үткәрүдә депутатлар, хатын-кызлар советы, «Ахирәтләр» клубы әгъзалары, битараф булмаган кешеләр ярдәм итә. 2020 елда депутатлар, балта осталары Филүс Әсләмов, Фәнис Шәрәфетдинов, Олег Ханов койманы алыштырырга, бәдрәф куярга булышлык итте. Ел саен «Яшел Башкортстан. Агач утырт» акциясендә катнашабыз. Авылдашлар махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм җибәрүдән дә читтә калмады.
Гомумән, тормыш алга бара, бергә эшлибез, бергә ял итәбез. Эльмира Фәнзил кызы күптән инде лаеклы ялда, оныклары өчен яраткан картәни. Ләкин бу аның яшьләргә биргесез оптимизмына, инициативалылыгына, активлыгына комачауламый. Шуңа да аны бар халык хөрмәт итә.
Миләүшә Мәҗитова, Яңа Аю авыл советы авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе.