

Төхфәтуллин Вәдимне аккордеон һәм баян буенча Россия чемпионатында җиңүе белән котлыйбыз! (Җитәкчесе Төхвәтуллина Гөлназ Фәндәс кызы).
Солистлар категориясендә 13 яшькә кадәр безнең Вадим Төхвәтуллин өченче урынны яулады, премия һәм 25 000 сумга лаек булды.
26-28 апрель көннәрендә Төмән шәһәрендә "Аккордеон һәм баян буенча Россия чемпионаты" I Бөтенроссия конкурсы узды.
Конкурста төрле шәһәрләрдән 70тән артык музыкант катнашты: Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Сургут, Дзержинск, Саратов, Луганск, Екатеринбург, Чиләбе, Курган, Казан һәм башкалар.
"Золотые ворота Сибири" дигән концерт залында 9 яшьтән башлап 31 яшькә хәтлем көчле баянчылар һәм аккордеончылар җыелган . Барлык катнашучылар югары дәрәҗәсен күрсәтте.
Бөтен Русиядән 3000 дән артык тамашачы бәйгене йөрәк тынлыгы белән күзәтте.
Фото из открытых источников