

Хөкүмәтебез быелгы елны “Укытучы һәм остаз елы” дип игълан итүе күңелдә өмет уятты. Лаеклы ялда булсам да, мәктәп тормышына, балалар язмышына битараф калып булмый.
Остаз сүзенә сүзлектә ике төрле аңлатма бирелгән: беренчесе - дәрес биреп, сабак өйрәткән кеше, укытучы; икенчесе - зур эше, гыйлеме яки осталыгы белән башкаларга тәэсир иткән, иярткән кеше.
Әмма, остаз дип һәр укытучыны әйтеп булмый. Остаз үз фәненнән тыш, тормыш сабакларын да бирә.
Бу сүзне әйтүгә, үземнең югары уку йортын тәмамлап, 45 ел элек Югары Яркәйдәге беренче урта мәктәпкә эшкә килгән чагым искә төшә. Ул вакытта РФ мәктәпләренең атказанган укытучысы Хәбиб Хәмидулла улы Хәмидуллин директор булып эшли иде. Чыннан да башкаларга тәэсир иткән, иярткән җитәкче дип әйтергә мөмкин аны.
Ул яшь яки олы кеше дип тормады, һәрвакытта барыбызга да шәхес итеп карады. Бер кайчан да боерык бирмәде, ниндидер хаталар өчен ачуланмады, кимсетмәде. Һәр хезмәткәргә аерым игьтибар, хөрмәт белән карады.
- «Син моны булдырасың бит инде»-, “Синнән башка бу эшне бер кем дә башкара алмый”, -дигәннән соң, ничек тә эшләргә, йөзеңә кызыллык китермәскә, оятка калмаска , җитәкченең ышанычын акларга тырышасың
Әлбиттә, бөтен кешегә ярап та булмый. Ул да адәм баласы. Ялкаулар, илке-салкы көн үтсен дип йөргәннәр, бәлки, яратып та бетмәгәндер.
Беренче чиратта тәртип, җаваплылык таләп иткән остаз иң башта үзенә крата таләпчән булды. Иртән торып физзарядка эшләми калганы юк иде, ди якыннары. Мәктәпне иртән гел үзе беренче килеп ача. Нинди генә идея булса да,күтәреп алып, ярдәм итер иде
Мин икенче генә ел эшләгән мәлдә (декабрь,1979 ел), районда башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының республика фәнни –гамәли конференциясе узды. Бөтен коллектив белән әзерләнеп, үрнәкле итеп үткәреп җибәрдек. Бу да аның оста оештыручы икәнен күрсәтә.
Мәүә Даяновна Ситдыйкова, Нәзифә Фәррах кызы Фәррахова, Әгинә Хәсән кызы Латыйпова, Нәзифә Гаян кызы Дәүләтова, Фәүзия Барый кызы Гафурова, Тутыя Фаткулла кызы Тимершина, Любовь Ивановна Латкина, Хәдим Хәмидулла улы Латыйпов, һ.б кебек укытучылар яңа гына эш башлаган Флүзә һәм Нәүфәл Хәкимовлар, Флүс Шәех улы Шәймурзин, минем өчен һәрвакыт киңәшләре белән методик ярдәм күрсәттеләр, өйрәттеләр, остаз, кирәк чакта терәк булдылар.
Кайгы-шатлыклар булса, бер –беребезгә ярдәм итеп, бер йодрык булып яшәдек. Тату, матур коллективка эләгүем, легендар мәктәптә эшләвем белән горурландым. Үзем дә һәр вакыт мәктәп даны өчен бөтен көчемне, сәләтемне, белемемне салып эшләргә тырыштым.
Үзебезнең мәктәп өчен генә булган традицияләр, матур гореф-гадәтләр барлыкка килүгә, коллективның дус, тату эшләвендә Х.Хәмидуллинның роле баһалап беткесез.
Быел 19 апрельдә аның бакыйлыкка күчкәненә 16 ел тулды. Бергә эшләгән хезмәттәшләре очрашканда искә алмый калган юк. Талантлы педагог, бөек остаз Х.Хәмидуллин безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
Галимә Галиева, хезмәт ветераны, Югары Яркәй авыл