

2023 ел Педагог һәм остаз елы дип игълан ителүе, дәүләт тарафыннан шундый кайгырту, укытучының ролен күтәрү шатлыклы күренеш. Без дә, укытучы ветераннар, мәктәптә эшләүче педагогларга ихтирам артуына сөенәбез.
Күз алдына үткән мәктәп еллары, җәмәгать эшләренә бирелеп, тырышып эшләгән яшьлек килеп баса. Мәктәптә 200дән артык бала, алар Башкортстанның төрле районнарыннан килгәннәр, күбесе авыр шартларда яшәгән гаиләдән. Аларның һәрберсенә тел ачкычы табып, ана һәм ата назы биреп эшләде Илеш коррекцион мәктәбе коллективы. Мактауга лаек укытучылар бик күпләр, санап бетергесез, ә менә җитәкчебез Рим Мөгаллим улы Миңнуллинны аерым искә алырга кирәк. Дөньяның авырлыгын сабый чагында ук татыган Рим Мөгаллим улы директор вазыйфасын бик намуслы, җиренә җиткереп башкарды.
Халкыбызның шагыйре Роберт Миңнуллин үзенең “Интернат малае була алмадым” дигән истәлекләрендә Рим Мөгаллим улының ничек итеп интернатка урнашуын болай диеп хәтерли: “Әнкәй үзе балалар йортында үскәнгә, еш кына шуларны тәмләп искә алганга микән, бервакыт минем дә Уфада укысы килә башлады. Ул елларда 1нче интернат мәктәпнең шаулаган чагы. Андагы укучылар шигырь яза, үзешчән сәнгатьтә катнаша, вузларга керә. Шунда укый алсам, бәхетле булыр сыман идем. Ниһаять, әнкәйне күндердем. Ул башта РОНОга барып карады, исләре дә китмәгән. Аннары Уфага ук юл алган, анда мәгариф министры Мостафинаның үзенә кадәр кергән. Тик ул Уфа интернатына Илештән алмыйбыз, дигән. Быел менә Нефтекама шәһәрендә интернат ачыла, малаең шунда барсын, дип кайтарган. Юллама да биреп җибәргән. Август ахырында әнкәй, мине ияртеп, Нефтекамага юл алды. Кайтканда әнкәйгә иптәш булыр дип Рим энекәш тә безнең белән барды. Барып җиттек без. Иванов дигән директорга кердек. Гөнаһ шомлыгына, мин укысы сыйныфка Николо-Березовка балалар йортыннан тулы бер сыйныфны күчергәннәр булып чыкты. “Ел дәвамында төрле хәлләр булуы мөмкин, теләсәң, мин хәбәр итәрмен, килерсең”, - диде миңа директор абый. Шуннан әнкәйгә борылып, “Ә менә 2нче сыйныфта урын бар. Улыгызның апаен урнаштыра алам”, -ди. Мин укырга тиешле интернатта Рим җиде ел укыды. Аннан соң Югары Яркәйгә кайтып, урта мәктәпне тәмамлады, армия сафларында хезмәт итеп кайтты. Казан университетында укып, тарихчы булды, янә килеп Екатеринбург шәһәрендә тагын бер югары уку йортында дефектолог белеменә ия булды. Ягъни мәсәлән, укуның кирәген бирде минем энекәш. Алай дисәң, башкалары да аннан калышмады. Аларның барсына да әнкәйнең шатлык һәм кайгы яшьләре, йөрәк әрнешләре, горурлык хисләре...”
Әйе, Рим Мөгаллим улына интернат тәрбиясе, андагы тормыш, четерекле балалар дөньясын аңларга, аларга ярдәм итәргә бик тә булышлык итте. Әгәр аның биографиясенә күз салсак, ул төрле һөнәрләрне үзләштергән. Хезмәт юлын печатник булып «Маяк» гәзитенең типографиясендә башлый. Аннан 8 ел мастер булып Казандагы Горбунов исемендәге авиазаводта эшли. Шулай ук Казанда университетта укып, тарих укытучысы дипломын да ала. Педагогик юлын ул Югары Яркәйдәге 2нче урта мәктәптә башлый. 1984 елларда Рим Мөгаллим улын Илеш коррекцион мәктәбенә директор итеп күчерәләр. Барлык белемен, тәҗрибәсен учреждениене күтәрүгә, коллективны туплауга көч сала. Өлкән педагогларның киңәшен тота белә, элекке директорлар Фарсый Бикмәт улы һәм Хатип Шакир улы белән уртак тел таба. Кадрлар белән яхшы эш итә, аларның белемен арттыруга, югары категория алуларына ирешә. 21 ел директор булып эшләү дәверендә мәктәпнең материаль техник базасын үстерүгә зур өлеш кертә. Районда мәктәпләр арасында беренчеләрдән булып газ ягулыгы кертелә. Чөнки интернат-мәктәптә җылылык проблемасы бик кискен була. Заман таләпләренә туры килгән яшелчә саклагыч һәм хезмәт дәресләре укытырга аерым бина төзелә. Мәктәп республика буенча тәҗрибә уртаклашу үзәгенә әйләнә.
Рим Мөгаллим улы җәмәгать эшләрендә актив катнаша, район советы депутаты булып хокукый яктан райондашларыбызга үзенең ярдәмен күрсәтә. Күп еллар мәктәптә халык театры эшләп килә һәм укытучылар кичләрен авылларга йөреп, район халкына рухи азык өләшә. Укучы балалар да җитәкчене яраталар, хөрмәт итәләр, аңа охшарга тырышалар. Балаларның ата-аналарының рәхмәтләре зур тырышлыкка бәя булып тора. Шундый матур язмыш!
Тормыш иптәше Роза Мөхтәр кызы белән бик матур гомер кичерәләр. Ул да белемле, районда ихтирамлы укытучы. Дәүләтебезнең югары наградаларына лаеклы хезмәт ветераннары алар. Рим Мөгаллим улының күп санлы Мактау грамоталарына, РФ Халык мәгарифе отличнигы билгесенә, атказанган укытучы исеменә лаек булуы аның хезмәтенә зур бәһа булып тора. Ләкин иң югары бәһа, укытучыга бернинди бизмән белән дә үлчәнми торган бәхет-балалар яратуы! Уйламаганда, язмышында интернатта уку, яшәү, аның барлык нечкәлекләрен үз башыннан кичерүе, безнең балаларны күз сирпеп карау белән аңларга, аларга аталарча якын булып, барлык проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирә. Шундый матур язмышлы кешеләр безнең арада булганга һәм хезмәт юлыбыз аның белән бергә үткәнгә шатланабыз. Әйе, Илеш халкы талантларга бай, күркәм холыклы кешеләре белән данлыклы.
Гаиләдә балаларын да үзләре кебек эш сөючән, тырыш итеп тәрбияләделәр. Улларының уңышларына шатланып, оныкларына куанып, бәхетле гомер кичерәләр. Без хезмәттәшебез белән горурланабыз. Алдагы гомер юлларында тигезлек, бәхет-шатлыклар телибез.
Сәламәтлеге чикләнгән укучылар өчен Илеш коррекцион мәктәп-интернат коллективы һәм ветераннар советы исеменнән.
Нәзлия Хөсәенова, Нәфисә Фәтхелисламова. Югары Яркәй авылы.