

Д өньяда яшәгәндә бик күп төрле кешеләр очратырга туры килде. Кемдер ялкынланып янып, башкаларны да артыннан ияртеп яши. Кемдер жылылык биреп, авыр чакта ярдәм кулы суза. Кемдер асылташ кебек күз явын алып, сокландыра. Шуңа күрә дә, нинди генә авырлыклар, сынаулар булмасын, яшәү матур, күңелле. Коллективта абруй һәм хөрмәт казанган коллегабыз, тәжрибәле һәм мактаулы педагог, гомумән, бик яхшы күңелле һәм булдыклы кеше, санап үтелгән барлык матур сыйфатларга да ия булган Индира Җәвит кызы Муллаянова күптән түгел 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Ул ямьле яз аенда Тәҗәй авылының эшсөяр, булдыклы Гыйльминур һәм Җәвит Гатауллиннар гаиләсендә дөньяга килә. Кечкенәдән үк үткер, теремек кыз Кужбахты урта мәктәбен тик яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Бөре дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Кулына кызыл диплом алган белгеч беренче хезмәт юлын Яңа Аю урта мәктәбендә катлаулы предметлар - физика, математика укыту-чысы буларак башлый. Яшь, энергияле кыз үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә, шуңа күрә аны укыту эшләре буенча директор урынбасары итеп үрләтәләр.
Һәр эшне җиренә җиткереп, төптән уйлап, башкарырга күнеккән Индира Җәвит кызы монда да сынатмый, булдыклы, белемле педагогны 1989 елда Илеш сигезьеллык мәктәбе директоры итеп билгелиләр. 1992 елдан башлап, Югары Череккүл башлангыч мәктәбе – балалар бакчасы, аннан соң Түбән Череккүл урта мәктәбе директоры булып эшли.
2007 елдан бүгенге көнгә кадәр (2018-2021 елларда лаеклы ялда була) Түбән һәм Югары Череккүл укучыларына белем бирә. Күз салсак, коллегабызның хезмәт биографиясе берничә юлга сыеп бетә, ләкин аларга күпме йокысыз төннәр, уйланган уйлар, көяләнү-үртәлүләр, бала язмышы өчен борчылу-кайгырулар сыйган. Дүрт дистәгә якын хезмәт стажына ия мөгаллимә укучылар арасында хөрмәтле, ата-аналар белән дә уртак тел табып, эшли, коллективта да зур абруй казанды, ул бер үк вакытта ягымлы да, таләпчән дә була белә. Һәр сүзен үлчәп сөйләүче, сабыр холыклы, төпле акыллы, зур тәҗрибәгә ия Индира Җәвит кызы яшь укытучыларның остазы булып тора. Акыллы киңәшләре һәрвакыт урынлы. Үз тормыш тәҗрибәңне яшь буынга бирә белү - ул зур талант.
Мактаулы хезмәте лаеклы бәһаланган – И.Муллаянова - Башкортстан Республикасы Мәгариф отличнигы, Русия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы, район хакимияте, мәгариф бүлегенең күпсанлы Почет грамоталары белән бүләкләнгән.
Индира Җәвит кызы гаиләсендә дә бәхетле. Тормыш иптәше Илдар Рашитҗан улы белән берничә дистә елдан артык кулга-кул тотынышып, матур пар булып яшиләр. Уллары Денис, Булат – әти-әнисенең горурлыгы. Икесе дә мәктәпне - медаль, югары уку йортларын кызыл диплом белән тәмамладылар. Әлеге вакытта Казанда яшиләр. Зур уллары тормыш иптәше Роза белән кызлары Амелияны тәрбияли.
Хезмәтендә мактаулы педагог сөекле тормыш иптәше, кайгыртучан әни, оныгының яраткан дәүәнисе, туган җанлы кеше, бик юмарт, кунакчыл күрше. Өстәвенә, миһербанлы, олы йөрәкле килен дә. Бианасын гомер буе тәрбияләп, хөрмәтләп, соңгы юлга озаткан. Аш-суга бик оста Индира Җәвит кызы, тәрәзә төбендәге гөлләре, бакчаларындагы аллы-гөлле чәчәкләре күз явын алырлык матур. Берничә төрле сорт яшелчә-җимеш үстереп, мул уңыш ала ул.
Хөрмәтле коллегабызны юбилее белән котлыйбыз, җан тынычлыгы, сәламәтлек, уңышлар, гаилә бәхете телибез. Укучыларыгызның күңеленә салган белем, изгелек, шәфкатьлелек орлыклары, күңел җылыгыз бушка китмәсен, тигез шытымнар бирсен!
Үрнәк итеп сөйли һәркем сезне, Суынмасын йөрәк җылыгыз. Язлар белән бергә килеп җиткән Куанычлы туган көнегез. Безнең теләк сезгә: йөз яшәгез, Өзелмәсен җирдә сыегыз!
Гөлнара ЛатыйПова, Түбән Череккүл урта мәктәбе директоры, Алсу Басыйрова, укытучы.