

Дөньяда меңләгән һөнәр ияләре булган кебек, бер нәсел кешеләре дә төрле тармакта, төрле вазифаларда хезмәт итә. Зөбәеровлар – Якуповлар нәселенә күз салсаң да шуны күзәтергә була. Аларның һәрберсе мактауга, хөрмәткә лаек. Алар үз эшләренә, гаиләләренә тугры булып калып, эшчәнлекләренең барлык өлкәләрендә югары нәтиҗәләргә ирешә. Радик Зөбәеров – “Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе”, Русия Федерациясенең Почетлы юл хезмәткәре. Әхунҗан Якупов Татарстан Республикасының Югары Совет Президиумы Почет грамотасы, “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә. Әлтаф Якупов – Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”, III дәрәҗә Хезмәт даны ордены бар. Рәдис Исламгалиев – “Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе”. Азамат Тимуршинның полициядә яхшы хезмтәе өчен медальләре бар.
Гомумән алганда, әлеге нәселдә укытучылар күбрәк. Аларның күбесе педагогик эшчәнлектә билгеле бер уңышларга иреште. Мисалга, Роза (Зөбәерова) Темуршина - “Русия Федерациясе халык мәгарифе отличнигы” , “Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы”. Фәйрүзә (Зөбәерова) Рамазанова - Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнгән. Фәридә (Зөбәерова) Миңнеголова - Русия Федерациясе халык мәгарифе отличнигы”, “Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы”. Светлана (Курбанова) Әхмәтова Татарстан Республикасының “Мәгарифтә уңышлар өчен” Мәгариф министрлыгы һәм фәне билгесе белән бүләкләнгән. Роберт Зөбәеров - “Русия Федерациясе һөнәри техник мәгарифе отличнигы”. Эмма Зөбәерова Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнгән, Башкортстан Республикасы мәгариф отличнигы”. Камил Галиуллин - Русия Федерациясе почетлы мәгариф хезмәткәре.
Педагоглар династиясенең мактаулы плеядасын яшь буын дәвам итә. Эльвира (Зөбәерова) Вәлиева, Альбина Зөбәерова, Гөлназ Миңнеголова, Регина Әхмәтова, Ирина Әхмәтова, Ирина Зөбәерова, Гөлшат Миңнеголова, Гүзәл Рамазанова һ.б. Исәпләсәк, педагогик эшчәнлектә гомум стажлары 500 елдан артык тәшкил итә.
Тормышта шундый кешеләр очрый, бер күрәсең дә аны онытмыйсың. Чөнки алар үзләренең яхшы яклары, изге эшләре белән күңелләрдә матур эз калдыра.
Уйлар тарих битләренә әйләнеп карарга мәҗбүр итә. 1954 елда Лилия Якупова һәм Әмирҗан Зөбәеров матур гаилә кора һәм берсеннән-берсе сылу дүрт кыз дөньяга килә. Ата-аналары үз мисалында тәрбияләгәнгә, алар үзләренең маһирлыгы, тырышлыгы белән башкалардан аерылып тора. Шофер, автомеханик, автогараж мөдире булып эшләгәндә Әмирҗан үз эшен солдат төгәллеге, зур җаваплылык белән башкара. Ул колхозда хөрмәтле кеше, "Агыйдел” хуҗалыгының атказанган колхозчысы исеменә лаек була. Аңа шулай ук Мәскәүдә Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашу бәхете тия. Шундый әтидән балалары начар булу мөмкин түгел.
Кызлар буй җитеп, һөнәр сайлар вакыт җиткәч, дүрт кызның өчесе педагогия юлын сайлый, урыс теле укытучысы була. Дүртенчеләре – медицинага бара. Роза һәм әридә Әмирҗановалрны туган як үзенә тарта һәм алар районыбыз мәктәпләрендә укучыларга белем һәм тәрбия бирә.
Роза Әмирҗан кызы педагогикага Андреевка урта мәктәбен тәмамлау белән килә. Хезмәт юлын Кадер урта мәктәбендә пионер вожатый вазифасында башлый. Әлбәттә, ныкышмалы, эшсөяр кыз бөтен кушылган эшне дә җиренә җиткереп башкара. Ул вакытта пионер вожатыйның эше күп кырлы була. Ләкин яшь белгеч төгәллеге, җитди карашлы булуы белән коллектив, ата-аналар белән тиз арада ихтирам яулый.
Алга омтылышы булган кешенең арытабан үсергә, югары белем алырга дигән теләге уяна. Роза Әмирҗан кызы Бөре педагогия институтына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. Урыс теле һәм әдәбияты дәресләрен укыткан вакытта укучылар белән тиз арада уртак тел таба яшь белгеч. Белем белән беррәттән, һәр бала күңеленә тәрбия орлыкларын да салу өчен тырышып эшли.
Тормыш сукмаклары Розаны Югары Яркәйгә алып килә. Биредә дә сынатмый ул. Район мәгариф бүлегендә методист, методик кабинет мөдире, инспектор вазифаларында эшләргә туры килә. Нинди генә йомышны ышанып тапшырсалар да, тырыш хезмәктәр сынатмый, җиренә җиткереп, нәтиҗәле эш күрсәтә. Районда республика күләмендәге семинарлар югары дәрәҗәдә үтә, укытучылар “Ел укытучысы” конкурсларында уңышларга ирешә, укучылар төрле конкурсларда, фән олимпиадаларында катнашып, җиңү яулый. Чөнки тәҗрибәле педагог үзе генә түгел, ә башкалардан да сыйфатлы эш таләп итә белә.
Байтак тәҗрибә туплаган, бөтен эшнең нечкәлекләренә төшенгән белгечне районның абруйлы мәктәпләренең берсенә – Югары Яркәйдәге беренче урта мәктәпкә директор итеп тәгаенлиләр. Мәгариф системасы, бер үк эш төре булса да, мәктәп системасының үз нечкәлекләре, үз авырлыклары юк дип әйтеп булмый. Чөнки күпме бала гомере өчен җавап бирергә, һәр укучы төпле белем, тәрбия алсын өчен шартлар тудырырга кирәк. Алай гына да түгел, зур педагогик коллектив, күпме ата-аналарның сораулы карашлары – болар барысы да бер хатын-кыз-директор иңендә. Ә Роза Әмирҗан кызы авырлыклар алдында югалып кала торганнардан түгел. Бөтен белемен, тәҗрибәсен, тырышлыгын һәм ныкышмалылыгын салып эшкә тотына.
Мәктпәпнең техник базасын яхшырту, ремонт эшләтү, кеше күзенә күренмәгән башка бурычларны җиңеп чыга ул. Капиталь ремонт эшләтеп, гимназия статусын алу өчен бик күп ишекләрне шакырга, ачылмаганнарын ачырга, бихисап сөйләшүләр алып барырга туры килә. Мәрьям Буракаеваның “Көлгә күмсәләр - көлеп килеп чык, балчыкка батырсалар – балкып килеп чык”, дигән сүзләре аңа тап киләдер, дип уйлыйм. Чөнки тормыш Тимуршина алдына нинди генә сынаулар куйса да, ул - аларны җиңеп, куелган максатка алга атлаучыларның берсе.
Шуның өчен эшләгәнгә эш, салган хезмәт, түккән тир үз нәтиҗәләрен бирә. Чөнки бүгенге көндә Югары Яркәйдәге гимназия җылы, матур ремонт үткән, техник базасы ныклы булган, тәҗрибәле укытучыларны үзенә туплаган учреждениеләрнең берсе. Роза Әмирҗан кызы лаеклы ялда булса да, үзе җитәкләгән уку учреждениесе уңышларына сөенеп, коллектив тормышы белән һәрдаим кызыксынып яши.
Бүгенге көндә Йонны төп мәктәбенең алыштыргысыз җитәкчесе Фәридә Миңнеголова - педагогик династияне лаеклы дәвам итүче. 1983 елда кулына диплом алган яшь белгеч педагогик хезмәт юлын Йонны төп мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты һәм өлкән пионервожатый вазифасында башлап җибәрә. Тырыш кызны тиз арада күреп калалар һәм бер ел үтүгә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп үрләтәләр. Ә инде 2000 елдан алып бүгенге көнгә кадәр учреждение белән җитәкчелек итә.
Гадилек, активлык, игелеклелек, үз-үзеңә карата зур таләпчәнлек - болар барысы да хезмәттәшләр һәм авылдашлар арасында абруй казанырга ярдәм итә аңа. Мәктәптә эшләгәндә, ул авылда зур иҗтимагый эш алып бара.
Фәридә Әмирҗан кызы яхшы җитәкче генә түгел, ә яшьләрне педагогик һөнәрнең серләренә өйрәтүче остаз да. Бәлки шуңа күрә аның чыгарылыш укучылары туган мәктәпкә, туган районына кайта. Укучыларга һәм педагогларга сакчыл мөнәсәбәт, аңлашып эшләү, яңа идеяләр белән яну, үз артыннан алып бару һәм һәрвакыт алда булу, ачыклык һәм ирешүчәнлек, яхшы киңәш бирү, югары профессионализм һәм хезмәт сөючәнлек белән аерылып тора ул. Талантлы педагогның алдан күрә белүе ихтыяҗлы гомум белем бирү учреждениесе булдырырга мөмкинлек бирә, ә мавыгу, оештыру сәләте һәм педагогик интуиция уникаль педагогик коллектив тупларга ярдәм итә.
Фәридә Миңнеголованың дәресләре эчтәлеге буенча кызыклы һәм тирәнтен, кызыклы. Әдәби әсәрләр, публицистика, үзенең бай тормыш тәҗрибәсен кулланып, югары сыйныф укучыларына яшьләрне борчыган мөһим мәсьәләләрне аңларга, тормышның мәгънәсе һәм кыйммәте турында уйланырга, дөрес әхлакый сайлау ясарга ярдәм итә.
Фотога төшерү икенче яраткан шөгыле аның. Тирә-юньдәгеләргә вакытны туктатып, кабатланмас мизгелләрне бүләк итә. Һәр чара аның төшергән фотосында мәктәпнең үзенчәлекле мизгелләре булып тарихта кала. Әйтергә кирәк, фотога төшерүгә мәхәббәтне аңа сыйныф җитәкчесе Венер Мортаза улы тәрбияли. 1978 елдан алып, Фәридә Әмирҗан кызы оештыруындагы Андреевка урта мәктәбен тәмамлаучылар очрашуына килеп йөри.
Хөрмәтле педагог эш сөючәнлеге белән үз тормышын якты иткән бәхетле кеше. Үзенең ирешкән уңышларына әти-әнисенә рәхмәтле ул. “Таләпчәнлек һәм игелеклелек, тырышлык һәм кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт, матурлыкны күрә белү мирас итеп алынган", - ди ул.
Шундый матур сыйфатларга ия ике бертуган – апалы-сеңелле Роза һәм Фәридә Әмирҗан кызлары. Алар үстергән, тәрбияләгән укучылар төрле тармакларда, төрле биек дәрәҗәләрдә эшләсәләр дә, бүгенге көндә үзләренең укытучыларына һәрчак рәхмәт сүзләрен генә җиткерә, җылы тәэссоратлар белән искә ала. Укучыларының уңышларын күрү, җылы сүзләр ишетү укытучы өчен иң зур мәртәбә. Мәкаләмнең геройлары моңа чын мәгънәдә лаек һәм бүген салган хезмәтләренең җимешләрен күреп шатланып яши. Аларга бетмәс дәрт, сәламәтлек, киләчәктә дә мәгари тормышына битараф булмыйча, тормыш ямен тоеп яшәргә язсын, дигән теләктә калам.
Зинфира Миңһаҗева,
район мәгариф идарәсе методисты.