Маяк
+21 °С
Болытлы
Мәгариф
7 август 2023, 10:00

Яшьлек дәрте ташып тора

Авыллар буйлап йөргәндә һәм анда яшәүче халык белән аралашкан чакта, районыбызда никадәр уңган-булган кешеләрнең, кызыклы шәхесләрнең барлыгы һәрвакыт гаҗәпләндерә. Аларның һөнәрләре дә, гаиләләре дә гадәттә шуның кадәр гүзәл вә сокланып туймаслык – кайвакыт күз тимәсен дип, шүрләп тә куясың.

Яшьлек дәрте ташып тораЯшьлек дәрте ташып тора
Яшьлек дәрте ташып тора

Шулай да, бу кешеләрнең уңганлыгын башкаларга да танытасы килү, эчтәге икеле-микеле хисләрне читкә этәреп, кулга каләм тоттыра. Бүгенге язмабыз герое да шундый кызыклы, уңган шәхесләрнең берсе - районыбызның Яңа Аю авылында яшәүче, 46 ел гомерен педагогия өлкәсенә багышлаган Русиянең һәм Башкортстанның атказанган укытучысы, күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән халык мәгарифе отличнигы Сәгыйть Мулламөхәммәт улы турында. Тормыш кадерен белеп, дөнья матурлыгын тоеп яшәүче мәгариф ветераны 7 август үзенең 85 яшьлек юбилеен билгели.

Гомерен авыл балаларына аң-белем, киләчәк буынга тәрбия бирүгә багышлаган, шул ук вакытта бию сәнгатен үз итеп, район бию ансамбленә нигез салган С.Муллаәхмәтов 1938 елның 7 августында Иске Татыш авылында гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. 10нчы сыйныфта укыган вакытта район конкурсында җиңгәннән соң, Казан шәһәрендә М.Җәлил исемендәге татар опера-балет театры сәхнәсендә чех һәм башкорт халык биюләре белән чыгыш ясап, беренче тапкыр премия лауреаты исеменә лаек була. Ул дәвердә читтә укуны дәвам итү өчен, 2 ел эш стажы сорала. Сәгыйть абый “Кызыл бүләк” колхозында - комсомол секретаре, туган авылы клубы мөдире булып эш башлый. Арытаба балаларга белем бирү теләге аны Бәләбәй педагогия училищесына алып килә. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң, туган авылындагы мәктәпкә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә урнаша. Тырышлыгы нәтиҗәсендә аны директор урынбасары итеп тәгаенлиләр. Арытаба тәҗрибәле җитәкче - Яңа Аю, Игмәт сигезьеллык мәктәпләрендә директор булып эшли. Югары белем алырга да вакыт таба - читтән торып Бөре дәүләт педагогия институтының урыс теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый һәм пенсиягә чыккач та Яңа Аю урта мәктәбендә (хәзер Иске Кыргыз) директор булып эшли.

Сәнгатькә гашыйклыгы һәм бию осталыгына ия булуы аркасында клуб мөдире булып эшләп йөргән дәверендә үзешчән сәнгать драма түгәрәге оештырып, аны арытаба да дәвам итә. Мәктәп һәм “Искра” колхозы коллективы тарафыннан куелган К.Тинчуринның - “Зәңгәр шәл”, Ф.Бурнашның - “Яшь йөрәкләр”, И.Абдуллинның - “Башмагым”, Н.Әсәнбаевның “Фәйзи” һ.б. спектакльләре күп кенә тамашачыларның күңелен яулый. Район партия комитетының беренче секретаре Т.Рахманов Сәгыйть Мулламөхәммәт улының сәнгатькә сөюен, биюгә осталыгын күреп, район мәдәният бүлегенә мөдир итеп билгели. Шул вакытта халык бию - хәзерге “Яшьлек” бию ансамбленә башлангыч сала. Егерме ел дәвамында аның солисты булып, Германия Демократик Республикасы, Мәскәү, Ленинград, Свердловск шәһәрләре сәхнәләрендә район данын яклап, чыгыш ясый. Татар, башкорт, мари халык биюләрен оста башкарып, бик күп мәртәбәле бүләкләр, лауреат исемнәрен яулый. 1971 елдан алып, 2002 елга кадәр урындагы радиотапшырулар җитәкчесе Фирдәвис Маликова белән район Сабантуйларын да алып бара.

Педагогик эшчәнлегендә дә шундый ук казанышларга ирешә Сәгыйть абый. Ул - халык мәгарифе отличнигы, РСФСРның һәм Башкортстанның атказанган укытучысы, “Ел укытучысы-94” - район һәм “Ел директоры – 96” республика конкурслары җиңүчесе дә ул.

Тормыш иптәше, Ярмәкәй районы сылуы Венера Нәгыйм кызы (40 еллык хезмәт стажы булган педагог) белән 62 ел бергә кулга-кул тотынышып, тормыш сукмагыннан тату атлыйлар. Гаиләдә генә түгел, сәхнәдә дә алар - бер-берсеннән аерылгысыз. Парлашып башкарган рольләре бихисап аларның.

Сәгыйть һәм Венера Муллаәхмәтовлар 5 балага гомер бүләк итеп, яхшы тәрбия биргәннәр, олы тормыш юлына чыгарганнар. Кызганычка каршы, тату парга бала кайгысы да күрергә туры килә. Олы уллары Радик һәм кызлары Ильвера кинәт бу дөньядан китеп баралар. Үз балаңны югалтудан да авыр кайгы юктыр ул әти-әни өчен. Тик шулай да, Муллаәхмәтовлар бу ачы кайгыны кичереп, авырлыкка бирешми, яшәргә көч таба. Балалары, 10оныгы, 6 оныкачы яшәү дәрте биреп тора аларга. Кызлары Лариса, Светлана, киленнәре Ирина, кияүләре Салават һәм Рөстәм – укытучы династиясен дәвам итүчеләр. Уллары Альберт эшкуарлык белән шөгыльләнә.

Хаклы ялдамын дип, тик ятмый ветеран педагог, актив тормыш белән яши. “Атайсал” проектында уңышлы катнаша. Яңа Аю авылындагы элекке балалар бакчасын мәчет итеп үзгәртүгә, авылдашларына иман нуры чәчүгә дә зур тырышлык салды Сәгыйть Мулламөхәммәт улы. Спортка да битараф түгел. "Сәламәт булмасаң, дөньяның бер матурлыгы да күренми”, - ди ул. Шуңа да кышын чаңгыда шуа, спорт белән шөгыльләнә, гимнастика ясый. Яңа Аю авыл советы авыл биләмәсе хакимияте янындагы ветераннар советы рәисе, төзекләндерү эшләрендә, мәдәни чаралар оештыруда инициаторларның берсе дә әле ул юбиляр. Шулай ук Сәгыйть абый “Маяк” район гәзитенең актив хәбәрчесе. Үзенең актуаль мәкаләләре белән райондашларны сөендереп тора.

Менә шулай актив тормыш позициясе алып барып, гармониядә, абруйлы ветеран-педагог һәм сөекле гаилә башлыгы, хөрмәтле кеше булып 85 яшьлек күркәм гомер бәйрәмен каршылый Сәгыйть Мулламөхәммәт улы Муллаәхмәтов. Бу җәһәттән тормыш юлдашы Венера Нәгыйм кызы белән тигезлектә, балалары, онык-оныкачлары кадер-хөрмәтендә, иң кирәге, алар уңышларына сөенеп, хәстәрлектә яшәргә насыйп булсын, дигән теләктә каласы килә.

Лира Шамилева.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас