Маяк
+21 °С
Болытлы
Мәгариф
31 август 2023, 11:15

Мәгариф системасын үстерү нәтиҗәләре һәм перспективалары

Тиздән белем бирү учакларында беренче дәрескә чакырып, кыңгырау чыңлавы яңгырар. Бу җәһәттән күркәм традицияне дәвам итеп, район мәдәният сараенда педагогларның август киңәшмәсе узды. Ул мәгариф өлкәсендәге башкарылган эшләргә йомгак ясауга, киләчәккә планнар, алдагы уку елына бурычлар билгеләүгә багышланды.

Мәгариф системасын үстерү нәтиҗәләре һәм перспективаларыМәгариф системасын үстерү нәтиҗәләре һәм перспективалары
Мәгариф системасын үстерү нәтиҗәләре һәм перспективалары

Пленар утырыш эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Иршат улы Мостафин, «Башсельхозтехника» машина-технология компаниясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генеральный директоры Фларис Рифкать улы Шәйхетдинов, «Башкортстан» кунакханә комплексының генеральный директоры, «Башнефть» җәмгыятенең  эшләр белән идарә итү департаменты директоры вазыйфаларын башкаручы Олег Александрович Калинин, Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Руслан Рим улы Ханнанов, тугандаш Баймак районы вәкиле,Туба урта мәктәбе директоры Дилә Ишбулды кызы Байназарова катнашты һәм чыгыш ясады. Август киңәшмәсен  муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Назыйм улы Хәйретдинов алып барды.

Чара зур оешканлык белән үтте. Аның барышында Украинада махсус хәрби операциядә һәлак булган Риф Шәйхетдиновның улы Радмирга Батырлык Ордены тапшырылды.

  Конкурсларга нәтиҗә ясалып, финалистлар һәм җиңүчеләр төрле дәрәҗәдәге Диплом, шулай ук бер төркем мәгариф хезмәткәре, уку учреждениеләре  төрле  Мактау грамоталарына лаек булды, педагоглар лаеклы ялга озатылды, мәктәпләрнең һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеккә  йомгак ясалды.

 Район мәдәният сарае фойесында “Педагог һәм остаз елы. Тәрбия-зур эш:алар кеше язмышын хәл итә” темасы астында белем бирү учреждениеләре тарафыннан әзерләнгән күргәзмә композицияләре үзенчәлекле булуы белән аерылып торды.   1 сентябрьгә кадәр санаулы көннәр калды, тиздән белем учакларында кыңгырау чыңы кабат яңгыраячак. Яңа уку елына һәр мәктәп, балалар бакчасы яңа идеяләр, яңа көч белән әзерләнә. Әлбәттә, мәгариф учреждениеләренә, һәрвакыттагыча, предприятиеләр һәм оешмалар ярдәмгә килә. Педагогик коллективлар ремонт эшләрен алар белән бергә башкара. Шуны билгеләргә кирәк, районның барлык мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында кызлар һәм малайлар яңартылган биналарда уку процессын уңайлы шартларда үтсен өчен уку елына әзерлек буенча зур эш башкарылган. Илдар Иршат улы үз чыгышында билгеләвенчә, Йонны төп, Югары Манчар һәм Ә.Абдуллин ис. Дөмәй урта мәктәпләрендә «Мәгарифнең мәктәп системаларын модернизацияләү» федераль программасы кысаларында капиталь ремонт тәмамлануга якынлаша. Нәтиҗәдә, балаларның хәвефсезлеген һәм уңайлылыгын тәэмин итүче иң актуаль технологик таләпләрне исәпкә алып эшләнгән заманча җиһазлар белән тәэмин мәктәпләр үз укучыларын кабул итәчәк. Яңа уку елында Андреевка урта  мәктәбе базасында «Заманча мәктәп» милли проекты кысаларында «Үсеш ноктасы» үзәге ачылачак. Мәктәп кабинетлары куелган таләпләргә туры китереп җиһазландырылган, ремонтланган һәм химия, физика, биология буенча яңа җиһазлар белән тулыландырылган. Югары Яркәйдәге 4 нче урта мәктәп базасы «Санлы белем бирү мохите» программасы буенча яңа заманча компьютер җиһазлары белән тәэмин ителгән.Муниципаль район хакимияте мәктәпләрдә технологик җиһазларны яңартуга игътибар бирә. 2022-2023 уку елында белем бирү учреждениеләрендә азык-төлек блокларын комплектлау өчен 3млн. сумлык җиһазлар сатып алынган. Педагог мәгариф системасының төп фигурасы булып кала. Алар үз белемнәре һәм тәҗрибәләре ярдәмендә балаларыбызның һәм яшьләребезнең киләчәген формалаштыра. Районның мәгариф учреждениеләрендә барлыгы 826 кеше эшли. Шуларның 456сы – педагогик хезмәткәрләр, югары белемле укытучылар саны–95,3 процент тәшкил итә. Бүгенге көндә мәктәпләр педагогик кадрлар белән тулыландырылган, Югары Яркәйдәге 4 нче, Югары Манчар, Кужбахты һәм Рсай урта мәктәпләрендә яңа килгән белгечләр бар. Ләкин Т.Рахманов ис. Югары Яркәйдәге, Аккүз һәм Карабаш урта мәктәпләрендә математика укытучылары белән мәсьәлә хәл ителмәгән булып кала. Бу җәһәттән Илдар Иршат улы уку елы башына әлеге мәсьәләне хәл итүне бурыч итеп куйды.    Район  мәгариф учреждениеләренә яшь белгечләрне җәлеп итү максатыннан республикабызның педагогик юнәлештәге югары уку йортлары белән эш алып барыла, җитәкчелек, талиблар белән очрашулар үткәрелә. Яшь укытучыларга ярдәм итү максатында чын йөкләнеш өчен түләүгә карата 30 процент  күләмендә күтәрү коэффициенты билгеләнгән, ул 3 ел дәвамында гамәлдә була; шулай ук беренче тапкыр эш башлаган яшь белгечләргә 4 оклад хакы (югары уку йортын тәмамлаганнарга) һәм 2 оклад (урта һөнәри уку йортын тәмамлаганнарга) күләмендә бер тапкыр бирелә торган стимуллаштыручы түләү бирелә. 2020 елның 1 гыйнварыннан, «Земский учитель» проекты гамәлгә кертелгәннән бирле, аның нигезендә конкурс сайлап алуында җиңеп, авыл җирлекләренә килгән белгечкә 1 млн.сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсация түләнә, әгәр белгеч әлеге белем бирү оешмасында ким дигәндә 5 ел эшләве шарт. Хакимият башлыгы билгеләвенчә, бу программа буенча белгечләр актив рәвештә районга  җәлеп ителә. Конкурс нәтиҗәләре буенча, 2022 елда Дөмәй урта мәктәбенә математика укытучысы эшкә урнаштырылган.  Балаларның җәйге ялын оештыру-җәмгыять һәм ата-аналар алдында торган мөһим бурычларның берсе. Җәйге ялны уңышлы оештыруның төп аспектларының берсе-күптөрле һәм кызыклы күңел ачу программалары булдыру. Шуңа күрә төрле тематик лагерьлар, спорт чаралары, мәдәни программалар, экскурсияләр оештыру балаларның җәйге ялын оештыру планының аерылгысыз өлеше булып тора.  Быел 19 гомуми белем бирү учреждениесе һәм 3 филиал базасында 914 укучы өчен - көндезге, 4 район мәктәбе базасында 165 укучыга хезмәт берләшмәсе лагерьлары эшләгән.  Җәйге сезон башлану белән ел саен «Орленок» балалар сәламәтләндерү лагеры йөзләгән ял итүчеләргә үз ишекләрен ача. Быел дәвамлылыгы 21 көн булган 3 җәйге сәламәтләндерү тематик сменалар оештырылган.Шулай ук лагерда сәләтле балалар өчен бию, йөзү, футбол, яшь армиячеләр, сәнгать юнәлеше буенча «Сәләтлеләр салават күпере»  агымнары эшләгән.  -Бүген без иртәгә яшәячәк дөньяны булдырабыз. Бергәләп үсеп килүче буынны тәрбияләү, киләчәк шәхеснең мөһим кешелек сыйфатларын формалаштыру белән бәйле проблемаларны хәл итәргә тиешбез. Чыгарылыш укучыларыбызның алга таба уңышлары барлык структураларның нәтиҗәле үзара бәйләнешенә бәйле, -дип билгеләде хакимият башлыгы.  Мәгариф системасы алдында зур бурычлар тора, аларны хәл итү өчен иҗади, рухи көч тәлап ителә. Бу җәһәттән район педагоглары сынатмый, киләчәк буынны укытуга бар тырышлыкларын салып, аларны лаеклы шәхес итеп тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Лилия Йосыпова.

Мәгариф системасын үстерү нәтиҗәләре һәм перспективалары
Мәгариф системасын үстерү нәтиҗәләре һәм перспективалары
Мәгариф системасын үстерү нәтиҗәләре һәм перспективалары
Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас