

Белем бәйрәменә багышланган чараларда муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, "Башсельхозтехника" җәмгыяте генеральный директоры Фларис Шәйхетдинов, БР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Светлана Бурдюк катнашып, укучыларның шатлыгын уртаклашты.
Белем бәйрәмен Йонны төп мәктәбе укучылары зур түземсезлек, шатлык белән көтеп алды, чөнки яңа уку елын капиталь ремонт эшләнгән, яңартылган бинада башладылар. Күләмле эшләр нәтиҗәсендә мәктәп күзгә күренеп үзгәргән. Биредә бар инженер корылмалар яңага алыштырылган. Түбә, идән-түшәм алыштырылган, стеналар агартылган, мебель, җиһазлар – барысы да яңа. Якты, матур бүлмәләрдә балаларга тырышып укырга гына кала.
Биредә 7 кыз һәм малай озын, ләкин кызыклы һәм ачышлар белән тулы белем дөньясына чираттагы адымнарын ясады, 9 укучы 9 нчы сыйныфка килде. Мәктәптә кызлар һәм малайлар, педагогик коллектив күтәренке кәеф, яңа көч белән уку елын башлады.
Бу дулкынландыргыч вакыйганы Дөмәй урта мәктәбе укучылары да көтеп алды. Мәктәп укучылар һәм педагоглар ихтыяҗларын исәпкә алып җентекләп уйланылып,җиһазландырылган. Яңа сыйныф кабинетлары якты һәм иркен интерьерлар, заманча компьютерлар һәм уку техникасы белән тулыландырылган. Сәламәт һәм хәвефсез уку мохите булдыру өчен барлык көнкүреш һәм санитария узеллары яңартылган. Күңелле җәйге каникуллар артта калып, балалар уку елына иркенләп ял итеп, яңа көч белән килде. Агымдагы уку елында әлеге белем учагы ишекләрен 57 укучы ачса, шуның 7се тәү тапкыр мәктәп бусагасын атлады. Беренче укытучылары Әлфия Хөсәенова аларны шатланып кабул итте. Бәйрәм тантанасында мәктәп директоры Әхсән Нәсыйбуллин, Дөмәй авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Руслан Басиков тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Балалар бәйрәмгә багышлап шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды, чәчәк гөлләмәләре бүләк итте. Яңа уку елының башлануын хәбәр итеп, җиз кыңгырау шалтырады, укучыларны тәүге дәрескә чакырды.
Лилия Йосыпова.