Маяк
+21 °С
Болытлы
Мәгариф
7 сентябрь 2023, 10:20

Яңа уңышлар белән

Карабаш урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары да Белем көнен күтәренке кәеф белән каршы алды. Бәйрәм тантанасында катнашучылар Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы флагына тигезләнде, соңыннан дәүләт гимннары яңгырады.

Яңа уңышлар беләнЯңа уңышлар белән
Яңа уңышлар белән

Линейкада катнашучыларга мәктәп директоры Зилә Мостафина, “Уют” җәмгыяте директоры Наил Гайнуллин, Карабаш авыл совет авыл биләмәсе башлыгы Илдус Камалов, ветеран-укытучы Зәкия Нурыева ихлас тәбрикләү сүзләрен һәм матур теләкләрен җиткерде. “Мир” җәмгыяте рәисе Раил Ганиев 9нчы сыйныф укучысы Динислам Идрисовка җәйге урак чорындагы тырыш хезмәте өчен Мактау кәгазе һәм акчалата бүләк тапшырды.

Белем бәйрәме укучыларның чыгышлары – матур җырлар, укытучы, мәктәп кебек һәркем өчен кадерле төшенчәләр турындагы шигырьләр белән үрелеп барды. Агымдагы елда 7 бала беренче тапкыр мәктәп бусагын атлап керде. Әти –әниләр алдында шигырь сөйләү, чыгарылыш сыйныф укучылары белән беренче вальс әйләнү кебек дулкынландыргыч мизгелләр һәркемнең йөрәк түрендә әле күп еллар сакланыр. 3 малай һәм 4 кыз зур һәм мавыктыргыч белем дөньясында үз урыннарын тиз табар, алар үзләренең белем учагы тарихына матур юллар язып калдырыр, дип ышанабыз.

Айгөл Мөсәлләмова,

Карабаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас