

«Уфимское турне» экскурсиясе кысаларында балалар өчен ике көн дәвамында башкаланың истәлекле урыннары буенча экскурсия үткәрелде. Алар "Русия-минем тарихым" тарихи паркында Русия Рюриковичлар һәм Романовлар династияләре тарихына байкау ясады, 3D модельләштерү буенча мастер-класста булды, Милли музейда безнең күпмилләтле Башкортстан Республикасы халыкларының бай мәдәнияте һәм героик тарихы белән танышты, ике катлы автобуста Уфаның тарихи үзәгенең архитектура корылмаларын карады, Совет һәм Салават Юлаев исемендәге мәйданнар буйлап йөрде.
Мәктәп укучылары "Тан" кунакханәсенең уңайлы номерларында яшәде, теләге булган малайларга һәм кызларга кунакханәдә урнашкан бассейнда йөзергә мөмкинлек бирелде.
Экскурсия балаларда бик зур тәэсир калдырды, бик күп уңай эмоцияләр бирде.
Балаларның ялын һәм экскурсияләрен оештырган өчен дәүләт программасына һәм «Кочевник» җәмгыяте туристик операторына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Руфина Заһидуллина,
район мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре буенча өлкән методисты.