Маяк
+21 °С
Болытлы
Мәгариф
8 сентябрь 2023, 10:15

Уку елына - зур мөмкинлекләр белән

Андреевка урта мәктәбендә Белем көне, һәрвакыттагыча, тантаналы шартларда, бәйрәм рухында узды.

Уку елына - зур мөмкинлекләр беләнУку елына - зур мөмкинлекләр белән
Уку елына - зур мөмкинлекләр белән

Тантанада мәктәп директоры Филүс Ситдыйков, район мәгариф идарәсе методисты Зинфира Миңһаҗева, “Андреевка кирпеч заводы” җәмгыяте директоры Айрат Нәбиев, Андреевка авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Әсхәт Закиров, ветеран укытучы Зөлфия Латыйпова катнашып,  үз тәбрикләү чыгышларында 1 сентябрьнең  һәр кеше тормышында истәлекле көн, укучыларга мәктәптә узган һәр көн  күңелле вакыйгалар белән тулы булуын теләде. 

Быел беренче сыйныфка 6 малай һәм кыз керә. Алар да җыр-моңнары, шигъри юллары аша белем иленә җитди керүләрен, әти-әниләренең, укытучыларының ышанычын аклауларын белдерде. Сыйныф җитәкчеләре Марина Шәрипова да балаларга ак юл теләде. 9 сыйныф укучылары беренчеләргә үгет-нәсыйхәт сүзләре язылган “Балачак навигаторлары” самолетларын тапшырды.

Бу көнне мәктәп укучылары тагы сөенечле вакыйга кичерде – “Мәгариф” милли проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында биология, химия, физика, информатика предметлары өлкәләрендә “Үсеш ноктасы” ачылды. Проект кысаларында әлеге фәннәр буенча санлы лабораторияләр, ноутбуклар, робототехник җыелмалар, ”СТЕМ мастерская” инженерлык системаларының программалаштырыла торган модельләр конструкторы кайтарылган. «Әлеге үзәкнең ачылуы - безнең өчен икеләтә сөенеч. Мәктәбебездә кабинетлар төзекләндерелде, һәрберсе дәрес, лаборатор эшләр өчен кирәк булган яңа җиһазлар белән тулыландырылды, дәрестән тыш чараларны оештыру өчен дә бик яхшы мәйданчык булдырылды. Мөмкинлекләр зур, алардан дөрес итеп файдалана белергә генә кирәк», - диде директоры Филүс Ситдыйков.

Гүзәл Фәтхуллина.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас