

Укытучы һөнәренең абруен көчле рухлы, киң карашлы, сәләтле һәм иҗади эшләүче педагоглар күтәрә. Илгиз Фәрит улы шушы сыйфатларга ия мөгаллим. Нәкъ менә шундый иҗади күңелле, ихлас җанлы педагогларда белем һәм тәрбия алганнар барлык яктан да сәләтле булып үсә. Туган илгә, туган төбәгенә, халкына, табигатенә мәхәббәт тәрбияләүче, киләчәкнең патриотларын әзерләүче ул.
Балалар һәм ата-аналар укытучылык эше белән бергә иҗатны да үз итүен күптән белә. Ул яхшы итеп рәсем төшерә, сәхнәдә оста артистта - өздереп биюче дә, моңлы итеп җырлап җибәрүче дә. Иске Кыргыз авылында туып-үскән малайның күңеле әлеге изге һөнәргә бәләкәйдән тартыла башлый. Яңа Аю мәктәбен көмеш медальгә тәмамлаганнан соң, аның сәләтен, эш сөючәнлеген күреп, укытучылар коллективы аны читкә җибәрми. Биредә физкультурадан укытуны тәкъдим итә. Бераздан соң аны армия сафларына чакыралар. Хезмәтен намус белән үтәп кайткач, туган мәктәббендә эшләвен дәвам итә тырыш егет. Белемен камилләштерү максатында, читтән торып Башкорт дәүләт педагогия институтының география факультетын тәмамлый.
Илгиз Фәрит улы укучыларга төпле белем бирүдән тыш, аларны биергә, җырларга өйрәтә. Мәктәптә директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары вазифасын да җиренә җиткереп башкара. Коллектив белән районда, республикада уздырылган төрле чараларда катнашып, призлы урын яулыйлар. Күп тапкырлар Башкортстан спутник телеканалында чыгыш ясап, тамашачы сөюен яулады. Бүгенге көнгә кадәр аның катнашлыгындагы “Аулак өй маҗараларын” тамашачылар яратып карый.
И.Сәлимгәрәев мәктәптә тирә-якта даны киң таралган “Туган якны өйрәнү” музеен оештыра һәм аның мөдире дә, экскурсоводы да булып тора. Ул борынгы һәм хуҗалык көнкүреше, археология, палеонтология һәм этнография, хезмәт һәм хәрби дан бүлекләреннән тора. Музей экспонатларын булдыруга да күп көч сала. Өстәвенә, тирә-якта төрле казылма эшләре алып бара һәм кызыклы борынгы әйберләр табып, аны музейга урнаштыра. Бу эш 2013 еллардан алып дәвам итә. Шул вакыт эчендә Илгиз археологлар белән берлектә өч зур ил күләм экспедециядә катнаша. Кече фәннәр академиясе үткәргән туган якны өйрәнү буенча фәнни эзләнү конкурсына ел саен укучыларын әзерли. Ул гына түгел Бөтенрусия музейлары конкурсында республикада беренче урын яулап, Мәскәүгә чакыру алды һәм Диплом белән бүләкләнде. Шулай ук фәнни тикшерү эшләре конкурсында да катнашып, Мәскәүдән җиңү яулап кайтты.
Илгиз Фәрит улы Иске Кыргыз авылының шәҗәрәсен төзеп, музейга урнаштырды. Үзенең ыруын 12 буынга кадәр белә. Әлеге вакытта да аннан элегерәк яшәгән буыннарын ачыклау буенча эш алып бара. Республикадагы һәм Мәскәү шәһәрендәге музейлар белән бәйләнештә тора. Елдан –ел музейда төрле экспонатлар һәм материаллар арта һәм байый бара. Бирегә районнан гына түгел, Башкортстанның төрле почмагыннан, Татарстан республикасыннан, хәтта Кыргызыстаннан килеп танышып китәләр, тәҗрибә уртаклашалар.
И.Сәлимгәрәевнең олы кызы Азалия әтисе юлын сайлаган. Ул Татарстан Республикасы КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының гомуми тарих факультетында укый. Икенче кызы Алина Уфа технология һәм дизайн колледжы талибы. Улы Нияз Иске Кыргыз урта мәктәбендә 5 нче сыйныфта белем ала, Аяз балалар бакчасына йөри.
Илгиз Фәрит улы төрле җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша.Ул авылдашларының мәнфәгатен кайгыртып, Яңа Аю авыл Советы депутаты булып тора. Шулай ук бәйрәмнәр оештыруда активлык күрсәтә, авыл зиратын карап, төзекләндерү эшләре дә аның өстендә. Озак еллар Иске Кыргыз авылы старостасы булды.
Тормыш иптәше Рима ханым Иске Кыргыз модельле мәдәният йортында - мәдәни чаралар оештыручы. Илгиз аның эшендә дә уң кулы булып тора.
Укытучы балалар күңеленә нинди юл салса, киләчәктә аның тормышы нәкъ шул юлдан китәчәк. Илгиз Фәрит улының укучыларының киләчәге уңышлы һәм бәхетле булуында шик юк.
Сәгыйть Муллаәхмәтов,
ветеран – педагог.
Яңа Аю авылы.