

Танып белү эшчәнлеге баланың шәхес үсешендә зур әһәмияткә ия. Нәтиҗәдә, мәктәпкәчә яшьтәге бала өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән аралашырга, шулай ук нәтиҗәләр ясарга өйрәнә. Балалар үзләре ачышлар ясаганда һәм белемнәрне үзләре алганда гына кызыксыналар. Хәзер беркемгә дә сер түгел, бала ишеткәч, күргәч һәм барысын да үзе эшләгәндә генә яңа белемнәрне ныклы һәм озак вакыт үзләштерә.
Баланың яңа хисләр, белем алу теләге тирә-юнь дөньясын танып белүгә юнәлдерелгән эксперименталь эшчәнлекнең нигезендә ята. Ул төрлерәк булган саен, бала күбрәк яңа мәгълүмат ала, тизрәк үсешә. Безнең тәрбиячеләр актив кулланган балалар эксперименталь эшчәнлегенең бер юнәлеше-тәҗрибәләр. Алар атнага бер тапкыр дәресләрдә дә, ирекле мөстәкыйль һәм тәрбияче белән берлектә дә үткәрелә.
Моның өчен Түбән Яркәйдәге «Баланы үстерү үзәге»ндә барлык шартлар да тудырылган. Бездә «Эксперимент үзәге» мини-лабораториясе бар. Балалар карамагында: лаборатория савытлары-колбалар, пробиркалар, үлчәү стаканнары, лупалар, лейкалар, пинцетлар, «Кечкенә биолог», «Табигатьне тикшерүче», “Магнетизмны өйрәнү”, “Электрны өйрәнү” җыелмалары, “Кечкенә галим” телескобы, орлыклар, ярмалар, нарат тубырчыгы коллекциясе, «Тукыма төрләре» папкасы бар, аларны тәрбиячеләр ел саен яңалары белән тулыландыра. Лабораториядә эшләү балаларны «галимнәргә» әйләндерүне күздә тота, алар төрле тематика буенча тәҗрибәләр, экспериментлар, күзәтүләр үткәрә. Бала ишеткәч, күргәч һәм үзе эшләгәндә генә ныклы үзләштерә. Тикшеренүләр балага «Ничек?» «Ни өчен?» сорауларына җавап табарга мөмкинлек бирә һәм белем алуның төрле ысулларын үзләштерү актив, мөстәкыйль, иҗади шәхес үсешенә ярдәм итә.
Учреждениедә еллык план буенча «Экспериментлар атналары» үткәрелә. Тәрбиячеләребез Айсылу Янбердина, Рузилә Кадыйрова, Венера Кәбирова, Земфира Исламова, Лилия Уразаева балалар белән эшләү тәҗрибәләре белән уртаклашалар. Тәрбиячеләр белән бергә балалар яңа ачышлар ясыйлар, тикшеренү дөньясына чумып, “Тылсымлы су”, “Кайнар – суык”, “Туфрак - тере җир”, “Кар һәм аның үзлекләре”, “Магнетизм” тәҗрибәләре үткәрәләр. «Фил өчен теш пастасы» ясап, балалар чын химикларга әверелә. Аларга «Могҗизалы капчык» яки «Хисләр тартмасы» нда предметларны фаразлау, «Тәмне бел», «Исне бел» һ.б уеннар зур шатлык китерә. Балалар чагыштыралар, нәтиҗәләр ясыйлар, үз фикерләрен әйтәләр. Алар үзләренең кечкенә һәм зур ачышларыннан зур шатлык, гаҗәпләнү һәм хәтта соклану кичерә. Мондый белемнәр гомер буе кала, чөнки ул өлкәннәр сөйләгәнне тыңлап кына калмаган, ә процессны үзе күзәткән, анда катнашкан, эмоциональ яктан кичергән, фаразлар төзегән, нәтиҗә күргән.
Тикшеренү эшчәнлеге ярдәмендә балаларда яңалыкны эзләү, ачу һәм үзләштерү буенча мөстәкыйльлек үсеш ала, бу шәхеснең интеллектуаль һәм иҗади үсешенә ярдәм итә.
Гөлнур ШИрИева, «Баланы үстерү үзәге –балалар бакчасы» өлкән тәрбиячесе.