

Нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтәге вакыт – баланың шәхесе формалаша торган чоры. Сәламәтлекне чыныктыру, әйләнә-тирәне танып белү, үз үзеңне хөрмәт итәргә, яхшыны яманнан аера белергә өйрәтүдә тәрбиячеләрнең роле зур.
Сабыйның имин балачагы һәм киләчәк язмышы балалар бакчасында тәрбияченең зирәклеге, сабырлыгы, баланың эчке дөньясына игътибарына бәйле. Безнең районда барлыгы 31 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы бар. Шуларның 6 сы - Югары һәм Түбән Яркәйдәге балалар бакчасы һәм 25е урта гомум белем бирү мәктәбе каршындагы мәктәпкәчә төркемнәр, 74е мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен төркемнәр эшли. Мәктәпкәчә белемне 1265 тәрбияләнүче ала, шуларның өч яшькә кадәргесе -325 кыз һәм малай.
Район мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында 328 кеше эшли: мөдирләр, тәрбиячеләр, өлкән тәрбиячеләр, музыка җитәкчеләре, физик культура буенча инструкторлар, логопедлар, дефектологлар, психологлар, кече тәрбиячеләр һәм башка хезмәткәрләр - районның мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең зур өметләр багланган һәм югары таләпләр куелган һөнәри берләшмәсе. Шуларның 142се - педагоглар.
Мәгариф идарәсе махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балаларны укытуга зур игътибар бирә.
Уку елында мәктәпкәчә учреждениеләргә 8 инвалид бала һәм 9 мөмкинлекләре чикләнгән балалар йөри, ягъни мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы 5 белем бирү учреждениесендә, шул исәптән компенсацияләү юнәлешендәге 1 төркемдә инклюзив белем бирү хезмәтләре күрсәтелә. Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары каршында «Балалары булган гаиләләргә ярдәм» проектын гамәлгә ашыру кысаларында консультация пунктлары (үзәкләре) эшли, аларда озата бару белгечләре, тәрбиячеләр, өлкән тәрбиячеләр, музыка җитәкчеләре, физик культура буенча инструкторлар, медицина хезмәткәрләре катнаша. Уку елында ата - аналарның мөрәҗәгатьләре саны 46 дан артык. Иң кирәклесе-консультатив һәм методик ярдәм.
Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары бер урында тормый, ә үсеш алуын һәм эшчәнлеккә яңа юнәлешләр кертүен дәвам итә. Аларның һәрберсе үзенчәлекле.
Түбән Яркәйдәге «Баланы үстерү үзәге-балалар бакчасы» нда мәктәпкәчә я ш ьт ә г е б а л а л а р н ы ң тәҗрибә-эксперименталь эшчәнлеге буенча кабинетлаборатория эшли. «Фән үзәге» программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсе булып балаларның төрле дәрәҗәдәге викториналарда, күргәзмәләрдә, конкурсларда катнашу күрсәткечләре тора.
Югары Яркәйдәге 6 нчы балалар бакчасы «Минем Ватаным-мин туган урын» әхлакый - патриотик тәрбия бирү буенча тырышып эшли. Балаларның үз авылы, аның структурасы, истәлекле урыннары турында белем дәрәҗәсе, тарих һәм мәдәният, үз иленең, үз кечкенә ватанының тормышы белән кызыксынуы эш нәтиҗәсе булып тора.
Югары Яркәйдәге 3 нче балалар бакчасы «Балалариҗат-театр» инновацион проекты буенча балаларның сәнгать-эстетик үсеше юнәлешендә эшли. Югары Яркәйдәге 2нче балалар бакчасында инженерлык юнәлешендәге өстәмә белем бирү хезмәтләре исемлеге киңәйтелә: “Робототехника”, Югары Яркәйдәге 1нче балалар бакчасында «Яшь эколог» экологик юнәлешле проектлар тормышка ашырылды. Эшнең нәтиҗәлелеге шунда күренә: тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар төрле республика конкурсында катнаша. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә ата-аналар белән хезмәттәшлектә заманча мәгълүмати технологияләр кулланыла.
Анкета үткәрү өчен Googleтаблицалар, ә навигатор системасына тиз керү өчен QR - кодлар ярдәмгә килә.
Агымдагы елда мәгариф һәм тәрбия эшчәнлеген камилләштерү максатында күп санлы чаралар үткәрелде. «С.Я.Маршак иҗатына багышланган тәрбияләнүчеләр арасында укучылар конкурсы»нда Югары Яркәйдәге 2нче һәм Үрмәт балалар бакчалары, «Җиз үкчә-2023» бию конкурсында-Иске Күктау урта мәктәбенең мәктәпкәчә төркеме җиңү яулады, шулай ук «Җиңү варислары», рәсемнәр, спорт, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча конкурслар, «Эколята-дошколята», «Гагаринчылар» кебек бөтенрусия һәм республика онлайн конкурсларында катнаштылар.
Педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын арттыру, тәрбия процессын камилләштерү максатында район конкурслары үткәрелде: «Сезнең өчен иң яхшы мастер - класс» (җиңүчесе- Югары Яркәйдәге 6 нчы балалар бакчасы укытучы-логопеды Айсылу Нурисламова), “Ел педагогы -2023” (җиңүчесе - Түбән Яркәйдәге “Баланы үстерү үзәге-балалар бакчасы”ның компьютер грамотасына укыту хокукы булган тәрбияче Гөлчәчәк Латыйпова).
Тәрбиячеләр Рәсилә Сәетгалиева (Югары Яркәйдәге 1нче балалар бакчасы), Лилия Нәгыймуллина (2 нче балалар бакчасы), Инга Габдрахимова (3 нче балалар бакчасы), Зарима Насыйрова (4 нче балалар бакчасы), Айгөл Газизова (Иске Күктау), Светлана Га л и м ә р д а н о в а н ы ң (Исәмәт) һәм музыкаль җитәкче Айгөл Гәриева (6 нчы балалар бакчасы) белем бирү һәм тәрбия процессын камилләштерү буенча уңай эш тәҗрибәсен билгеләп үтәсем килә, аларны район дәрәҗәсендә кулланырга киңәш итәбез.
Шулай ук аш пешерүчеләр, игелекле һәм кайгыртучан кече тәрбиячеләр һәм башка эшчеләр хезмәте мактауга лаек. Кече тәрбиячеләр Айгөл Мәхмүева (Югары Яркәйдәге 4нче балалар бакчасы), Резеда Кашапова (6нчы балалар бакчасы), Зөлфия Сәлемгәрәева (Йонны), Фәридә Харисова (Үрмәт), повар Ләйсән Фәрәхтдинова (Түбән Яркәйдәге “Баланы үстерү үзәге”), кер юу машинистлары Эльмира Шакирова (1 нче балалар бакчасы), Руфина Терегулова (2нче балалар бакчасы), Роза Сәлихова (3нче балалар бакчасы) – үз һөнәре осталары.
Хөрмәтле мәктәпкәчә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Тәрбияче һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләр хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Сезнең игелегегез, күңел җылылыгыз һәм педагогик осталыгыгыз безнең сабыйларыбызның һәр көнен бәхетле, шатлыклы һәм кызыклы итсен. Изге эшегездә сәламәтлек, оптимизм, уңышлар һәм иҗади биеклекләр телим.
Гөлнара КАШАПОВА, район мәгариф идарәсе начальнигы.