Маяк
+21 °С
Болытлы
Мәгариф
27 сентябрь 2023, 05:30

Музейда - халык тарихы

Мәктәпкәчә балачак-кешенең шәхес формалашуында гражданлык сыйфатларының әхлакый нигезләре салынган бик мөһим чор. Нәкъ менә мәктәпкәчә яшь тәрбияләүнең уңай чоры: патриотизм, кечкенә Ватанга мәхәббәт, мәктәпкәчә яшьтәге балага үз иленең гражданы булып үсәргә мөмкинлек бирә торган әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Музейда - халык тарихыМузейда - халык тарихы
Музейда - халык тарихы

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны патриотик тәрбияләү мәсьәләләрен хәл итүгә инновацион алымнар эзләү һәм эшләү зур әһәмияткә ия. Мәсәлән, безнең балалар бакчасында патриотик тәрбия бирү юнәлешләренең берсе-сәгатьләр мини-музее. Ул сабыйларны тарих, мәдәният, сәнгать хәзинәләренә җәлеп итү чыганакларының берсе булып тора, үз халкының тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынуны үстерергә ярдәм итә, аның традицияләрен хөрмәт итәргә өйрәтә, ватанпәрвәрлек тәрбияли.

 

Коллекциядә төрле экспонатлар җыелган: кояш, комлы, механик, кварцлы, алар арасында кечкенә кул, зур стена сәгатьләре бар.

 

Безнең музей яңа экспонатлар белән тулылана бара. Алар арасында Бөек Ватан сугышыннан соңгы бирелгән кул сәгате, район мәгариф идарәсеннән китерелгәне дә урын алган. Шулай ук коллекциядә тәрбияләнүче баланың әтисе, махсус хәрби операциядә катнашып, батырларча һәлак булган Эльвир Тәлгат улы Якуповның сәгате дә саклана. Мондый бүләкләрне кабул итү безнең өчен зур хөрмәт.

 

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия-белем бирү процессында музей педагогикасы чараларын куллану туган җиргә кызыксыну тудыра, шулай ук балаларны халык мәдәнияте чыганакларына, аның традицияләрен саклауга җәлеп итәргә һәм ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүгә ярдәм итә.

 

Ләйсән ШӘРИПОВА, Югары Яркәйдәге 2нче балалар бакчасы мөдире.

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас