

Педагогның һөнәргә керү чоры аның шәхси һәм һөнәри үсеше өчен киеренкелек, мөһимлек белән аерылып тора. Һөнәри эшчәнлекнең нигезләрен аңлаганда күп кенә башлангыч педагогларда теге яки бу кыенлыклар барлыкка килә. Җитәкченең, өлкән тәрбияченең, яшь педагогның да эш тәҗрибәсе җитеп бетмәү яки башка сәбәпләр аркасында проблемалары булуы сер түгел. Җитәкчегә педагогларның көндәлек һөнәри эшчәнлегендә мәктәпкәчә белем бирү бурычларын үтәүгә, заманча педагогик алымнарны һәм технологияләрне, коммуникатив мәдәниятне үзләштерүгә игътибар итәргә кирәк. Килеп туган кыенлыкларны исәпкә алып, учреждение эш планына кирәкле төзәтмәләр кертергә кирәк.
Соңгы елларда эш стажы 10 һәм аннан да күбрәк ел булган хезмәткәрләр саны арта, ә яңа кадрлар балалар бакчасына теләмичә килә. Бу нәрсә белән бәйле?
Факторлар күп: бу төркемнәрдә балалар саны арту сәбәпле педагогларның эштә арыганлыгы, эш өчен матди бүләкләүнең түбән булуы, балаларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплылыкның зур булуы, учреждение тәрбиячеләренең эш күләменә һәм документлар тутыруга таләпләрнең артуы.
Яңа эш башлаган педагогларның хезмәт үзенчәлеге шунда ки, алар беренче көннән үк күпьеллык стажлы тәрбиячеләр кебек үк бурычлы һәм җаваплы, ә атааналар, администрация һәм хезмәттәшләре алардан шундый ук һөнәри осталык көтәләр.
Әгәр яшь тәрбиячеләр хезмәттәшләреннән һәм администрациядән ярдәм алмаса, үзләрен «язмыш кочагына ташланган» итеп хис итәләр.
Учреждение администрациясе алдында яшь белгечләрне җәлеп итү генә түгел, ә аларны педагогия мәйданында тоту бурычы тора. Җитәкче, өлкән тәрбияченең бурычы - яшь педагогларга яңа коллективка яраклашырга ярдәм итү, сайлаган юлларыннан күңел кайтмаслык итү.
Район балалар бакчаларында бу проблеманы хәл итү-остазлык. Безнең эш максаты: яшь белгечнең һөнәри үсеше һәм эше өчен шартлар тудыру, адаптация проблемаларын киметүгә һәм яшь педагогның һөнәри эшчәнлегенә уңышлы керүгә ярдәм итү. Районыбызның балалар бакчаларында остазлар югары дәрәҗәдәге һөнәри әзерлеккә, аралашу күнекмәләренә ия булган педагоглар арасыннан билгеләнә. Алар бер елга (кирәк булганда озаграк та) беркетеләләр. Балалар бакчалары мөдирләре тәрбия һәм методик эш тәҗрибәсенә, югары һөнәри һәм әхлакый сыйфатларга ия, балаларның ата-аналары белән эшне оештыра беләләр, һөнәри тәҗрибәләре белән уртаклашырга әзерләр.
Яшь, башлангыч педагогларга остазлар тәрбия-белем бирү эшчәнлеген оештыру дәрәҗәсен күтәрүдә методик ярдәм күрсәтәләр, яшь педагогның иҗади эшчәнлегенең шәхси стилен формалаштыру өчен шартлар тудыралар, яшь педагог белән бергәләп эшләргә планлаштыралар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, районда яңа эш башлаган педагоглар барысы да учреждениеләрдә адаптацияне уңышлы узды. Әйтик, Югары Яркәйдәге балалар бакчасыннан Эльвира Әюпова (1нче), Алисә Бәхтизина һәм Наталия Сибәтова (2нче), Гүзәлия Хисаметдинова (3нче), Чулпан Хәсәнова (4нче), Гөлназ Хәбирова, Лилия Шакирова (6нчы), “Баланы үстерү үзәге –балалар бакчасынан Земфира Исламова, Гөлназ Нурлыгаянова, Лилия Уразаева, Лидия Әхмәтҗанова һәм Розалина Багутова, шулай ук Гүзәл Хәертдинова (Кужбахты), Гүзәл Латыйпова (Рсай), Лилия Ибраһимова (Бишкурай).
Югарыда санап үтелгән яшь педагоглар үзләренең һәм башка учреждениеләрдәге хезмәттәшләренең эш тәҗрибәсен өйрәнә, ачык чараларга, методик берләшмәләргә йөреп, һөнәри осталыкларын арттыра. Балалар бакчасы дәрәҗәсендә дәресләр күрсәтүгә актив җәлеп ителәләр. Шулай ук учреждениедә, шулай ук район күләмендә уздырыла торган төрле бәйрәм чараларына һәм ярышларга җәлеп ителәләр. Алар белән түгәрәк өстәлләр, консультацияләр, киңәшмәләр, мастер – класслар үткәрелә. Яшь педагоглар бик кызыксынучан, актив, балаларны яраталар, шулай ук ата-аналар белән хезмәттәшлек итә беләләр.
Яшь белгечләр билгеләвенчә, тәрбияче эше-алар өчен тормыш рәвеше.
-Монда чын кырмыскалар оясы кебек, һәркем, кечедән алып зурга кадәр, каядыр ашыга, нәрсәдер белән мәшгуль. Балалар һәр минут сине күз уңыннан ычкындырмый, һәр сүзне эләктереп ала, тавышның интонациясен күзәтәләр. Бу күп нәрсәгә бурычлы итә. Алар сабыр, тыйнак булырга өйрәтә. Минем өчен сабыйлар белән эшләүдә беренче шарт-елмаю, мактау,шатлана белү, кечкенә кешенең проблемалары белән кызыксыну. Һәр кызга һәм малайга минем белән уңайлы булуын телим, - ди Югары Яркәйдәге 3 нче балалар бакчасының яшь тәрбиячесе Гүзәлия Хисаметдинова.
- Бернәрсәгә дә үкенмим. Гаиләмә һәм хезмәттәшләремә рәхмәтлемен, аларның ярдәме белән мин авырлыкларны җиңел үттем, һәм менә инде 3 ел учреждениедә эшлим, аның үсешенә үз өлешемне кертәм, матур һәм иҗади балалар, шәхесләр тәрбиялим, - ди Кужбахты мәктәпкәчә төркеме тәрбиячесе Гүзәл Хәертдинова.
Педагогикада балаларны яратучылар гына эшләргә, ә тәрбияче һичшиксез табигате буенча оптимист булырга тиеш дип саныйм. Кайвакыт авыр булса да, күңелне төшерергә ярамый, чөнки бакча — ул балаларга тугрылык анты һәм аларның киләчәге өчен зур җаваплылык хисе.
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Бәхетле балачак һәм һәр сабыйның киләчәк тормышы аны кечкенәдән тәрбия кылучының зирәклеге, сабырлыгы һәм игътибарына бәйле. Һәр баланың күңел дөньясын аңлап, йөрәгенә ачкыч таба белү зур тырышлык һәм эчке тоемлау таләп итә. Яшь буында мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, хезмәт сөючәнлек, максатчанлык хисләре тәрбияләвегез, аларның иҗади сәләтләрен күрә һәм үстерә белүегез күңелләрдә соклану һәм хөрмәт хисе уята.
Һөнәри осталыгыгыз, күңел сафлыгыгыз, сабырлыгыгыз, балаларга күрсәткән кайгыртучан һәм җылы мөгамәләгез өчен бик зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә дә зур уңышлар, мәңге сүнмәс иҗат, балалар мәхәббәте юлдаш булсын! Сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет, шатлык, сәламәтлек, иминлек телим!
Лиза ӘҺаДуЛЛИна, районы мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә эш буенча өлкән методисты.