Маяк
+21 °С
Болытлы
Мәгариф
29 сентябрь 2023, 06:00

«Кванториум» мобиль мәктәп технопаркы ачылды

«Мәгариф» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Яркәйдәге 4нче урта мәктәп базасында «Кванториум» мобиль мәктәп технопаркы ачылды.

«Кванториум» мобиль мәктәп технопаркы ачылды«Кванториум» мобиль мәктәп технопаркы ачылды
«Кванториум» мобиль мәктәп технопаркы ачылды

Кванториум күчмә технопаркы ул автомобиль станциясе базасында төзелгән һәм чын технологик лаборатория булып тора. Ул үзенең эшчәнлеген бөтен Русия буенча 2016 елдан мәгариф милли проекты кысаларында башлый. Бушлай өстәмә белем бирү мәйданчыклары виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык белән эшләү өчен югары технологияле җиһазлар, 3D-принтер, лазер кисү станогы, фрезер станогы белән җиһазландырылган. Болар барысы да экспериментлар үткәрергә, веб һәм сәнәгать дизайны, робототехника, пилотсыз аппаратлар конструкцияләү белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә.

Мәктәп укучылары робототехника, 3D-модельләштерү һәм пилотсыз авиация өлкәсендә өстәмә белем алачак. “Кванториум”да балалар механика, электроника, робототехника, челтәр технологияләре нигезләрен өйрәнәләр, программалауны үзләштерәләр, “Android” һәм “iOS” кебек смартфоннарга кушымта булдыру өчен мобиль кушымта эшлиләр. Шулай ук укучылар үзләренең авторлык проектларын ясыйлар. Мәктәптә укыганда ук, «Кванториум» дәресләре ярдәмендә, алар сайтлар төзергә өйрәнәчәкләр. Максат-укучыларда фәнни-техник кызыксыну арттыру, яшь уйлап табучыларның потенциалын ачуга, яңа инженер кадрларын әзерләүгә булышлык итү.

Уку вакытында һәр бала үз куллары белән, шулай ук заманча җиһазларда эшләргә өйрәнә, инновацион технологияләрне уйлап табу, сынау һәм гамәлгә кертү мөмкинлеге ала. Моның өчен 3D-принтерлар һәм санлы программа белән идарә ителә торган станоклар белән югары технологияләр цехы булдырылган. Кызлар һәм малайлар монда бик теләп кисә, ябыштыра һәм картоннан, күбекле пластмассадан һ.б. материаллардан әйберләр ясыйлар. Беренче дәресләрдән үк 5-10 нчы сыйныф укучылары яңа белем генә түгел, ә бераз практика да алдылар һәм аларның чынбарлыкта ничек эшләвен карадылар.

Гүзәл НИГЪМӘТҖАНОВА, балалар иҗтимагый берләшмәләре белән тәрбия һәм үзара хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас