

Агымдагы елда Түбән Череккүл мәктәбен тәмамлаганга 45 ел булды һәм шул уңайдан очрашу уздырдык. Арабызда белем учагын тәмамлаганнан бирле бөтенләй күрешмәгәннәребез дә булган. Күңелдәге дулкынлануны берничек тә басып булмый иде: күпләребез күз яшьләренә ирек бирде.
Һәрбер укучы үсеп җитеп, еллар биеклегеннән үзенең артына әйләнеп караса, бер мәшәкатьсез, кайгы-хәсрәтсез, тыныч балачагын һәм мәктәп елларын сагынып искә ала. Һәркемгә үзе укыган белем учагы, укытучылары, сыйныфташлары кадерле һәм якын. Шулай ук арабыздан иртә бакыйлыкка күчкән сыйныфташларыбызны бер минут тын калып искә алдык.
Арытаба Югары Яркәйдәге “Ал таң” кафесына юл тоттык, анда безне сыйнигъмәтләрдән сыгылып торган табын көтә иде. Кичәне тамада Әлфия Вәлиева җанлы итеп алып барса, Флорид Гәләветдинов музыкаль яктан бизәде. Очрашуга безгә төпле белем биргән укытучыларыбыз да чакырылды. Лүзә Мөхәммәтова белән Лүзә Акмалова һәрберебез турында сөйләде, исләрендә калган кызыкларны искә төшереп, күңелне күтәрде.
Мин үзем Башкортстан Республикасының иң югары бүләген – Почет грамотасын алуымда укытучыларымның өлеше зур. Чөнки алар төпле белем биреп, олы тормыш юлына аяк бастырды. Мөгәллимәләремә чиксез рәхмәтлемен. Уфа шәһәрендә яшәгән, чыгарылыш кичәсеннән соң күрешмәгән сыйныфташыбыз Фәндәвис Локманов һәммәбезгә чәчкәләр бүләк итте. Ул 44 ел теплоходта капитан булып эшли. Санкт-Петербургта яшәүче Флүсә Корчагина һәммәбезгә үзенең иҗат җимешләре басылып чыккан “Тулпар” журналын таратты.
Очрашу кичәбез бик күңелле дәвам итте. Җыр бәйгеләре уздырып, мәзәкләр күрсәтеп, мәктәп вакытындагы кызыклы вакыйгаларны искә төшереп матур ял иттек, истәлеккә фотога төштек. Һәрберебез йөрәгебездән чыккан изге теләкләребезне, рәхмәтләребезне ихластан укытучыларыбызга җиткердек. Зур чәчкә гөлләмәсе һәм истәлекле бүләк тапшырдык. Алар: “Һәммәгез дә үз балаларым кебек булдыгыз, хөрмәт итеп чакыруыгызга зур рәхмәт”, - диде.
Гомумән, кичә күңелле узды, онытылмас тәэссоратлар калдырды. Һәр елны июнь аеның соңгы атнасында очрашырга дип сүз куештык. Бәйрәм һәммәсенә ошады: “Безне бергә җыйганың өчен зур рәхмәт, киләчәктә дә күрергә язсын”, - дип таралышты сыйныфташлар.
Әлеге очрашуны эчтәлекле итеп алып барган, кабатланмас минутлар бүләк иткән Әлфия Вәлиевага, баянист Флорид Гәләветдиновка, “Ал таң” кафесы хуҗасы Дәнисә Шәрәфетдиновага һәм аның коллективына тәмле, кайнар ризыклар белән сыйлаганнары өчен, укытучыларыма, сыйныфташларыма рәхмәтемне белдерәм. Халыкта “Бер күрешү – үзе бер гомер!” – дигән бик мәгънәле әйтем бар. Иң мөһиме, үзебез исән-сау, илләребез тыныч булсын.
Гомерләр бик кыска сыйныфташларым, исән чакта күрешеп торыйк. Очрашуыбыз киләсе елның июнь аеның соңгы атнасында “Ал таң” кафесында, көтеп калабыз. Язмамны шигырь юллары белән тәмамлыйм әле.
Үтми торчы гомер, көт әле, Бераз гына сабыр ит әле. Яшьлек язларыннан, сөю назларыннан, Аерыласы килми бит әле.
Светлана ГЫЙМАЗОВА-ИМАМОВА. Югары Яркәй авылы.