Маяк
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 октябрь 2023, 12:00

Бүгенгедәй хәтеремдә саклана

Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлыккуанычлары аның балачагы һәм үсмер чоры белән бәйләнгән. Һәркем үзенең беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көнен, беренче дәресен, мәктәп бәйрәмнәрен, беренче чыгарылыш кичәсен хәтерли торгандыр, мөгаен. Һәм боларның барысы да беренче укытучы белән бәйле. Олы йөрәкле, үз күңеленә җылылык, мәрхәмәтлелек җыйган һәм шушы асыл сыйфатларны безгә өләшкән, инсафлыкка, тәртипкә, яхшылыкка, белемгә әйдәгән, дөньяны танырга өйрәткән укытучым Рүзилә Шакирҗан кызы Хафизова дәресләре минем бүгенгедәй хәтеремдә саклана.

Бүгенгедәй хәтеремдә саклана
Бүгенгедәй хәтеремдә саклана

1962 ел. Бөре шәһәрендә педагогия институтының филология факультетын тәмамлаган югары белемле педагог безне-36 баланы беренче сыйныфка җыйды. Туган телдә генә сөйләшеп үскән авыл балаларына: “Сез урыс телендә укыячаксыз!” дип аңлаттылар. Экперименталь сыйныф булганга күрә, Уфадан һәм район үзәгеннән мәгариф идарәсеннән кунаклар еш килде. Чит абый -апалар кергәч, башта дәрестә куркып кына утыра идек, соңыннан өйрәндек.

Югары мәдәниятле педагогны без ихлас яраттык, хөрмәт иттек, икенче әниебез кебек булды ул. Әйе, кеше гомере бер мизгел, үткәне сизелми дә. Башкарган эшләреңне, кылган изгелекләреңне башкалар рәхмәт белән искә алса, гомерең бушка узмаган дияргә буладыр.

Вакыт белән исәпләшми, илһамланып ал-ял белми эшләде Рүзилә апа. Безне бишенче сыйныфка кадәр хәреф танырга, укырга, язарга, рәсем ясарга, үзе мандолинада уйнап, җырларга өйрәтте. Рсай авыл советында өч чакырылышта депутат итеп сайланды. Элек яшьләрнең никахы авыл советында теркәлә иде. Бу эшне бездә Рүзилә апа башкарды. Күп еллар “Урал” колхозының агитаторы да булган, “Боевой листок” чыгарып, атна саен Рсай авылы халкына радио аша фермада ничә литр сөт савылганын, нинди комбайнчы күпме ашлык суктырганын, күпме печән чабылганын таныштырып барган. Ул елларда укытучылар белем биреп кенә калмады, колхозчылар белән беррәттән басуда да көч түкте. Авылыбыз мөгаллимәләре белемле, тәртипле, укучыларга чын үрнәк булырлык остазлар иде. Бүгенге көндә биредә гомер кичерүче урыс теле укытучысы Венера Нәгыймова, химия, биология фәннәрен төшендергән Ләлә Булатова күңелләребез түрендә урын алган. Бакыйлыкка күчкән Вәҗиһә, Мөхәссәнә, Венера, Вәзимә, Нәзирә апалар, Әлтаф, Мәгъсүм, Вафа абыйлар кебек остазларны зур хөрмәт, тирән ихтирам белән искә алабыз.

Агымдагы елда март аенда язгы бөреләр тулган, яфраклар ярган мизгелдә укытучыбыз зур юбилеен каршы алды. Шул уңайдан Рсай авыл китапханәсендә китапханәче Рүзилә Әнгам кызы оештыруында чара үткәрелеп, без, укучылары, бергә эшләгән хезмәттәшләре җыелып котладык.

“Яхшы ананың хакы йөз остазның хакыннан олырак” дигән халык әйтеме нәкъ Рүзилә апага әйтелгән кебек. Рсай авылына килен булып төшкәч, тормыш иптәше Җәүдәт абый белән ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр.

40 ел стажы булган, олы хөрмәткә лаек укытучыбызның хезмәте дәүләтебез тарафыннан югары бәяләнде - төле Мактау грамоталары, “Хезмәт ветераны” исеме шуны ачык раслый.

Хаклы ялга чыккач ул мәчеткә йөреп, гарәп телен үзләштерде, иманлы, биш вакыт намазын калдырмый. Бар гомерен авыр, ләкин хөрмәтле һәм изге эшкә багышлаган укытучыбызга зур рәхмәтлебез, сәләмәтлек, хәерле картлык телибез.

Барлык укучылары исеменнән Гүзәлия ХӨРМӘТУЛЛИНА. Рсай авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: