Бүгенге көндә мәктәп китапханәләрендә үз эшенең чын остасы булган 22 китапханәче эшли. Балалар, гаджетларга күбрәк өстенлек бирүгә карамастан, кызыксынып нәфис әдәбият укыйлар, күренекле галимнәрнең фәнни хезмәтләрен кулланалар, күпкырлы мәгълүмат алалар. Педагог-китапханәченең көндәлек эшенең максаты-уку мәдәнияты дәрәҗәсен формалаштыруга ярдәм итү, бу, баланың шәхес үсешенә һәм аның мәдәнияте, белеме һәм тәрбиясе дәрәҗәсен күтәрүгә йогынты ясый.
Әлеге эшне озак еллар дәвамында Югары Яркәйдәге 4 нче урта мәктәптә - Наилә Галимова, Югары Манчар урта мәктәбендә Рима Юнысова намус белән үтәде. Бу җәһәттән остазларыбызга рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә, алар яшь белгечләргә үзләренең фәһемле киңәшләре белән ярдәм итте, эш тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Мәктәп китапханәсе озак еллар дәвамында укыту, танып белү, мәдәният һәм толерантлык тәрбияләү, мәгълүмат алу берләшкән урын булып калсын.
Ленара БАҺАУВА, Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең педагог-китапханәчесе.