Беренче хезмәт юлын Түбән Череккүл урта мәктәбендә инглиз теле укытучысы буларак башлый ул. Арытаба Дүртөйле районында эшләргә туры килә. 2007 елдан бүгенге көнгә кадәр Югары Яркәйдәге беренче гимназиядә белем бирә.
Әлеге һөнәрне сайлаганда, әлбәттә, әнисенең йогынтысы зур була, чөнки Флүрә Фәйзелгаян кызы 36 ел дәверендә балаларга урыс теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Үзен укыткан педагогларны зур хөрмәт белән искә ала: “Алар үз белемнәре белән генә түгел, холык-фигыльләре, сөйләм әдәпләре белән тәрбияләде. Мин аларның җаваплы да, мактаулы да һөнәренә гашыйк булдым”- ди.
Укытучы гомере буена укый, үзенең һәм укучыларының уңышларына чын күңелдән сөенә белүче, көчле ихтыярлы, сабыр кеше. Бу сүзләр, чын мәгънәсендә, хөрмәтле хезмәттәшебез Ридә Кәбирова турында. Аның күп санлы Мактау кәгазьләре үз белемен күтәрү өстендә зур эш алып баруын, һөнәри осталыгының югары дәрәҗәдә булуын исбат итә.
Алсу МИҢНЕКӘЕВА, Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең өлкән вожатые.