Нәзилә Габит кызы Дөмәй авылында туып-үсә. Урта мәктәптән соң, Бөре дәүләт педагогия институтының химиябиология факультетына укырга керә. 1980 елда аны уңышлы тәмамлый һәм Иске Татыш урта мәктәбендә һөнәре буенча хезмәт юлын башлый. Биредә ике ел эшләгәч, Ишкар урта мәктәбенә күчә. Укучыларга химия, биология фәннәренең серләрен төшендерүгә бар тырышлыгын бирә. Иң мөһиме, үз хезмәтен яратып, бар күңел җылысын салып башкара, методик камиллеген елдан-ел арттыра. Абруйлы, тирән белемле, киң карашлы педагог заман белән бергә атлый, укытуның яңа технологияләрен куллану өстендә эзлекле эшли. Алдынгы инновацион алымнарны файдаланып, һәр баланың психологик үзенчәлеген күздә тотып, төрләндереп, мавыктыргыч итеп үткәрә ул дәресләрен.
Принципиаль, таләпчән, төгәллек яратучы оста педагог хезмәттәшләре, ата-аналар арасында да ихтирам яулый. Шул рәвешле, дәресләр бирү белән бергә, аңа мәктәп директоры вазифасы да йөкләтелә. Егерме елга якын, лаеклы ялга чыкканчы, зур җаваплылык белән җитәкли коллективны. Өстәвенә, авылдашларының ышанычын яулап, күп тапкырлар Ишкар авыл Советы, бер чакырылыш район Советы депутаты итеп сайлана.
Тәҗрибәле педагогның күпьеллык фидакарь хезмәте лаеклы бәһалана. Муниципаль район хакимиятенең, район мәгариф бүлегенең Почет грамоталары, “БРның Мәгариф отличнигы”, “РФнең гомум белем бирүнең мактаулы хезмәткәре” билгеләре белән бүләкләнә.
Н.Әхмәтова ике малай тәрбияләп үстерә. Уллары Илшат белән Илнур югары белем алып, гаилә корганнар, үзләре балалар үстерә. Бүгенге көндә Нәзилә Габит кызы балаларының, оныклары Кәрим, Карина, Исламның уңышларына сөенеп гомер кичерә.
Лира КӘБИРОВА.