Чара Русия Федерациясе гимны астында флаг күтәрүдән башланды. Директор киңәшчесе Г.Нигъмәтҗанова чын бөркетләрнең кем икәнлеге турында матур легенда белән таныштырды. Мәктәп директоры С.Хәкимова барлык малайларны һәм кызларны «Русия бөркетләре» сафларына керүләре белән тәбрикләде, балаларны үзара дус булырга өндәде, сыйныфлары белән башкаларга үрнәк булуларын теләде.
Чарага «Балачак навигаторлары» муниципаль координаторы А.Хәмиева, «Беренчеләр хәрәкәте» муниципаль координаторы Ч.Басикова чакырылган иде. Алар үгет-нәсыйхәт сүзе белән чыгыш ясап, балаларны яхшы укырга, Ватанны яратырга, лаеклы кешеләр булырга һәм «Русия бөркете»исемен горурлык белән йөртергә чакырды.
Значокларны тапшыру хокукы уку алдынгыларына, мәктәп Советына бирелде. Чара «Русия бөркете» җырын башкару белән тәмамланды.
Альбина ФӘРРАХОВА, Югары Яркәйдәге 4нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы.