Маяк
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 октябрь 2023, 14:00

Күңел яктылыгыннан туган яхшылык

Фәния Мөхәммәт кызы тел һәм әдәбият бүлмәсенә җитез генә барып керде дә, ишек төбендә кинәт тукталып калды.

Яхшылык бит җыр- моң кебек,

Йөрәкләрдән күчә йөрәккә.

Күзләрдә нур, күңелләрдә кояш,

Куәт булып күкри беләктә.

Зәйнәб Биишева.

Фәния Мөхәммәт кызы тел һәм әдәбият бүлмәсенә җитез генә барып керде дә, ишек төбендә кинәт тукталып калды. Давылдай ярсып гапләшкән укучыларга бераз карап торганнан соң, кергәнен сиздерер өчен, тамак кырып алды һәм, биек үкчәле кара күн түфлиләре белән дык-дык атлап, укытучы өстәле янына килде. Укучылар, яшен тизлегедәй, урыннарына килеп, солдатлар сыман төп-төз булып тынып калдылар, әйтерсең лә, искән көчле җил басылды. Фәния, өстәл артында торган килеш, балаларны мөлаем күз карашына чумдырып, ягымлы тавыш белән урыннарына утырырга ымлады.

– Саумысыз, балалар? – дип, башлады сүзен, – сезнең сыйныф җитәкчесе Фәния Мөхәммәт кызы Исламова булам, татар теле һәм әдәбият буенча укытачакмын. Дустыгыз, киңәшчегез, сердәшчегез булырга теләгем бик зур Мәктәп директоры Фәнүс Фәтыйхович алтынчы сыйныф укучыларын, сезне, һәрьяклап мактап алды. Әле мин кергәндә дә, мөкиббән китеп, нидер тикшерә идегез, бәлки миңа да әйтерсез?

Мөгаллимә һәр укучының күзенә керердәй итеп карап торды, ләкин авыз ачучы булмагач: «Дөрес, балалар, телең – эштә, серең биктә булу бик тә мәслихәт. Сезнең урында булсам, мин дә әле белмәгән кешегә гаилә серен ачмас идем. Сыйныф – икенче гаиләгез бит инде», – дип өстәл артыннан чыгып, укучыларның дөрес утырышын, өс-башын, һәр өстәл өстен күзәтә-күзәтә сөйләвен дәвам итте.

– Сокланам, барыгыз да, матур, сөйкемлесез. Чиста һәм пөхтә итеп киендергән әти-әниләрегезгә рәхмәтлесездер дип, уйлыйм. Сездән бераз көнләшеп тә куйдым әле. Мәктәптә укыган елларым, укытучыларым, туган мәктәбем күз алдына килде. Сагындыра мәктәп еллары, балалар, – дип укучыларга күңел хисләрен тезеп алды. Шунда күзе өченче рәтнең соңгы партасы артында ялгызы гына бөрешеп утырган балага төште. Укучының өс-башы керле, куллары «чебешләгән» (яргаланган), башын иеп, игътибарсыз гына утыра. Ләкин укытучы бу хакта сүз кузгатмады, кыңгырау шылтырау белән, әдәбият дәресен башлап җибәрде.

Сыйныфтан тыш уку дәресе булганга, җәйге ял вакытында балаларның укыган китаплары белән кызыксынды. Күпләре ошаган әсәрләренең эчтәлеген сөйләде, дәрес буе шулар буенча әңгәмәләштеләр. Икенче парта артында утырган ике кызның берсе -Әлия кулын күтәреп, укытучыдан рөхсәт алды да, укыган хикәясендәге малайны – Хәсәнне тәнкыйтьләргә тотынды: «Әнә безнең сыйныфтагы Илһам кебек шапшак, ялкау, сыйныфташлары белән аралашмый, мыштым», – дип, артта утырган малайны күрсәтеп, авызыннан ут чәчте. Мөгаллимәгә бу бик үк ошап бетмәде, Әлияне сөйләвеннән җай гына туктатып, дәрескә йомгак ясады да өйгә эш бирде. Шул арада дәрестән чыгарга кыңгырау шылтырады. «Расписание буенча куелган дәресләр беткәч, кайтырга ашыкмыйбыз. Сөйләшеп аласы бар», – дип кисәтеп, сыйныф җитәкчесе чыгып китте.

Шуны гына көткәндәй, укучылар яңа укытучыны тагын башыннан аягына кадәр тетеп салдылар:

– Бигрәк яшь, әмма усал түгел сыман.

–Хатын-кызга усаллык та кирәк, тотанаклык шуннан башлана, – ди әнием.

– Әйбәткә охшаган, күзләре мөлаем.

– Чибәр генә, ә кашлары!

– Тавышы йомшак.

– Матур киенгән. Мин дә шундый кофта кияр идем үскәч.

– Ә туфлиен күрдегезме? Биек үкчәле! – дип Әлия, шундый түфли кигәндәй итеп, үкчәләрен күтәреп басып, парталар арасыннан йөреп китте. Балалар аннан шаркылдап көлгәндә, кыңгырау дәрескә чакырды.

Барлык дәресләр тәмамлангач, укучылар сыйныф бүлмәсенә килгәндә, Фәния Мөхәммәтовна шунда иде. Ул укучыларның тынычланганын сабыр гына көтте дә:

– Сыйныф– икенче гаиләгез, – дидем, балалар. Ә һәр гаилә – үзенә күрә бер кораб ул. Аның да әйбәт капитаны булырга тиеш. Узган елда старостагыз яки капитаныгыз кем иде? – дигән сорауга, балалар бертавыштан Фирүзәне атадылар.

– Яхшы. Ә быел кемне сайлыйбыз? – дип елмайды укытучы.

Тагын барысы бергә: «Фирүзә», дип кычкырдылар. Кул күтәреп, аны сыйныф старостасы итеп сайлап та куйдылар. Мөгаллимә исә ипләп кенә гел соңгы партадагы Илһамны күзәтте. Чыннан да ул – битараф, әңгәмәгә катнашмый, сүзсез генә утыра бирә...

Балаларга кайтырга кушкач, укытучы Фирүзәгә:

– Биш минутка калып тор әле, – диде дә, икесе генә калгач,

Илһам турында сүз кузгатты:

– Ни өчен Әлия укыган хикәясендәге Хәсәнне безнең Илһам белән тиңләде, шулай начар малаймы ул? Фирүзә кыенсынып кына:

– Әлия дөрес үк әйтмәде инде. Илһам элек яхшы укыды, матур киенә иде, сыйныфта да актив иде. Хәзер үзгәрде: мәктәпкә шапшак килеш килә, укымый, әйткәч, талаша, усаллаша, беркем белән дә сөйләшми. Әлия белән Илһам гел бергә утыралар иде, хәзер Әлия Марат янына күчеп утырды. Укытучы кызның башыннан сыйпап: «Рәхмәт, Фирүзә», – дип бала белән бергә кайтырга чыкты.

Фәнә МИНҺАҖЕВА, мәгариф хезмәт ветераны. Югары Яркәй авылы.

(Дәвамы бар).

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: