Маяк
+6 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 ноябрь 2023, 12:00

Һөнәри үсеш чыганагы

Башкалабыз Мәскәүдә сыйныф җитәкчеләренең өченче Бөтенрусия форумы үтте. Илнең төрле төбәкләреннән килгән өч мең (безнең республикадан - 65) педагог һәм урта махсус белем бирү кураторы белем бирүдә яңа алымнар, мөмкинлекләр буенча фикер алышты.

Һөнәри үсеш чыганагы
Һөнәри үсеш чыганагы

Агымдагы 2023 - «Педагог һәм остаз елында” бу бик зур һәм масштаблы чара булып тора. Шунысы куанычлы, безнең районнан да бу форумда Түбән Яркәй лицееннан 7 Б сыйныф җитәкчесе, тәрбия эше һәм балалар җәмәгатьчелек оешмалары белән үзара бәйләнеш буенча директор советнигы, бик энергияле, яшь, инициативалы, яңалыкларга омтылучы педагог Гөлназ Хәмит кызы Ганиева катнашты. Өч ел дәвамында үткәрелгән Бөтенрусия форумында илештән ул быел беренче катнашучы булып, районыбыз данын яклады.

“Форумда катнашу өчен берничә этаптан торган конкурс үтәргә кирәк иде, «Минем тәрбияви инициативам» дигән видеовизитка әзерләдем. Эшемә һәм белемемә югары бәя биреп, мине Мәскәүгә чакыргач, бик шат булдым. Форумның белем бирү, дискуссион һәм мәдәни программалары педагогика һәм балаларны тәрбияләүгә, сыйныф җитәкчесенең эшчәнлегенең төрле юнәлешләренә багышланган иде. Чараның спикерлары һәм экспертлары булып төрле өлкәләрнең билгеле белгечләре чыгыш ясады, алар һөнәри белемнәре, тәҗрибәләре белән бүлеште.

Форум катнашучыларының эше бөек урыс педагоглары К. Д. Ушинский, В. А.Сухомлинский, Л.С.Выготский, А.С.Макаренко исемендәге мәйданчыкларда оештырылды. Дискуссия, түгәрәк өстәлләр һәм мастер-классларда катнашучылар Русия мәдәниятенә һәм тарихына мәхәббәт, традицион кыйммәтләр рухында балаларны тәрбияләү, балалар коллективы белән эш, инклюзив белем бирү темалары буенча фикер алыштылар.

Форумның төп темалары булып, “Белем бирү программаларын тормышка ашыру барышында тәрбияви эшне оештыру”, “Сыйныф җитәкчелеге - тәрбия бирү системасының нигезе, тәрбияләү һәм укытуның психологиясе”, “Интернет – заманча педагог эшенең инструменты”, “Укытучы образы һәм аның тирә-юнь белән бәйләнеше”, “Инклюзив һәм гаиләдә белем бирү” һәм бүгенге педагог өчен актуаль булган башка сораулар күтәрелде.

Шулай ук Балачакны, гаиләне һәм тәрбия бирүне өйрәнү институты, Мәгариф министрлыгы Академиясе, «Беренчеләр хәрәкәте» һәм «Русия – мөмкинлекләр иле» платформасының эшләнмәләре белән танышу мөмкинлеге булды.

Укытучылар көненә багышланган концертка чакыру алгач, мин бик шатландым. Ул Дәүләт Кремль сараенда билгеле артистлар, җырчылар, музыкантлар катнашлыгында үтте. Сыйныф җитәкчеләренең Бөтенрусия форумы минем өчен – һөнәри үсеш, илһам алу, яңа идеяләр чыганагы, Русиянең төрле төбәкләреннән килгән алдынгы коллегалар, тәҗрибәле экспертлар белән танышу да бик файдалы булды», - дип билгеләде ул.

Гөлназ Хәмит кызы Башкортстан Республикасының сыйныф җитәкчеләре җәмгыятенә, район мәгариф идарәсенә һәм Түбән Яркәй лицее җитәкчелегенә зур рәхмәтен белдерде. Районыбызның беренче карлыгачының кул арты җиңел булып, башкалар да аның тәҗрибәсен кулланып, яшь буынны тәрбияләүдә яңа офыклар ачыр дигән өметтә калабыз.

Алсу БАСЫЙРОВА, Түбән Яркәйдәге лицей китапханәчесе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: