Маяк
+9 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 ноябрь 2023, 12:30

Тәҗрибә уртаклаштык

Директорларның тәрбия һәм балалар-яшүсмерләр оешмалары белән хезмәттәшлек буенча киңәшчеләре Алтай краеның башкаласы Барнаул шәһәрендә урнашкан Алтай педагогия институтында квалификацияләрен күтәрде. Анда Башкортстан Республикасы, Свердловск һәм Томск өлкәләреннән килгән укытучылар белемнәрен камилләштерде. Катнашучылар арасында Дөмәй, Кадер, Карабаш урта мәктәпләренең тәрбия буенча директор киңәшчеләре дә бар иде.

Тәҗрибә уртаклаштык
Тәҗрибә уртаклаштык

Квалификация күтәрү темасы «Балалар иҗтимагый берләшмәләре белән тәрбия һәм үзара хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе эшчәнлеге» дип аталды.

Алтай крае Көнбатыш Себердә урнашкан булса да, безне кояшлы һава торышы каршы алды. Без шәһәр үзәгендәге «Барнаул» кунакханәсендә яшәдек. Алтай педагогия институты якында гына урнашкан иде. Беренче көнне гомум белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләүнең яңа ысулларын гамәлгә кертү белән таныштык. Алтай педагогик коллективларының бу өлкәдәге уңышлары белән уртаклаштылар. Шулай ук бу төбәкнең истәлекле урыннары һәм танылган кешеләре турында бик күп мәгълүматлар тупладык.

Безне сигез төркемгә бүлделәр. Һәр төркемнең уку процессын планлаштырырга, оештырырга һәм чараларга йөрергә булышучы осталары булды.

Безгә Алтай яшьләр театрына бару мөмкинлеге бирелде. Анда без Н.В. Гогольнең «Үле җаннар» спектаклен карадык. Барнаулның берничә мәктәбендә булдык. Анда мәктәп музееның, театрның, түгәрәкләрнең тулы канлы эшен күрдек.

Лекцияләр, практикумнар укытучыга үз фикерен әйтергә, мини-төркемдә эшләргә, үз планын, бу очракта тәрбия мәсьәләсе буенча үз гамәлләрен булдырырга мөмкинлек бирә торган итеп оештырылды.

Укуыбызның бер көнендә без Полковниково авылында 2 нче санлы космонавт Г.С.Титовның мемориаль йорт-музеенда булдык. Ул матур, яхшы итеп җиһазландырылган, күп экспонатлы һәм берничә экспозицияле. Монда космонавт 7 сыйныфка кадәр укый, арытаба Налобихин урта мәктәбендә белем ала. Бу мәктәп укучыларны укыту һәм тәрбияләүнең барлык таләпләренә һәм стандартларына туры килә. Биредә ике музей - «Бөек Ватан сугышы тарихы музее» һәм «Туган якны өйрәнү музее» эшли. Әлеге белем учагының укучылары Карелиядә берничә ел дәвамында алып барылган казуларда актив катнаша. Алар волонтерлар хәрәкәте әгъзалары булып тора. Мәктәптә киностудия бар, балалар видеофильмнар, социаль роликлар төшерә.

Чаралар үткәрү, яшәү шартлары югары дәрәҗәдә оештырылды. Русия балалар-яшүсмерләр үзәгенә һәм безне кабул иткән - Алтай педагогия институтына үсеп килүче буынны тәрбияләү өлкәсендә эшнең яңа ысулларына өйрәткәне өчен рәхмәтле. Мәктәп музее, театры эшчәнлегенең, нәфис әдәбиятнең үз илебез патриотын тәрбияләүдә мөһимлеген аңладык, гомумән чарадан фәһемле, кирәкле мәгълүматлар алдык.

Лира ГАЛИЕВА, Кадер урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: