Маяк
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 ноябрь 2023, 11:00

Аскар - безнең горурлык

Аскар АЛЛАГУЛОВ Башкортстан Республикасы Башлыгы стипендиаты булды.

Аскар - безнең горурлык
Аскар - безнең горурлык

Башкорт аграр-технология колледжы 3нче төркемнең II нче курс талибы Аскар Аллагулов Башкортстан Респ у б л и к а с ы Б а ш л ы г ы стипендиаты булды. Укуда а л д ы н г ы , «Юность» талиблар спорт клубы рәисе, талиблар советы активисты ул. Колледжның барлык уку һәм дәрестән тыш чараларында, шулай ук районның спорт тормышында актив катнаша. Аскар билбау көрәше буенча ике тапкыр Башкортстан Республикасы призеры, быел май аенда ул Кырым Республикасының Алушта шәһәрендә Русия призеры булды, үз үлчәү категориясендә 3нче урынны алды һәм билбау көрәше буенча спорт мастерына кандидат нормативын үтәде. Аскар гомум төзелеш эшләре мастеры белгечлеген үзләштерә. “Бу һөнәрдән һәрвакыт гамәли файда булды, бар һәм булачак. Мин төзүче һөнәрен сайладым, чөнки киләчәк хезмәтемнең реаль нәтиҗәсен күрергә телим», - ди Башкортстан Республикасы Башлыгы стипендиаты. Аның уңышының сере шунда, ул үзенең һөнәрен ярата, сәламәт яшәү рәвешен сайлый, яраткан спорт төре белән шөгыльләнеп, талиб тормышын бай һәм кызыклы итеп яши. Әлбәттә, уку-зур хезмәт, уңышлы киләчәгенең, имин тормышының нигезе. Югары казанышларның сере, гомумән, гади: аңа бары тик иярергә кирәк һәм барысы да син теләгәнчә була. Аскар Аллагулов, һичшиксез, максатчанлык һәм зур хезмәт сөючәнлекнең иң югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итүенең тагын бер мисалы булды. Бар колледж исеменнән аны котлыйбыз, сәламәтлек, укуында уңышлар, алга таба һөнәри үсеш телибез. Без аның белән бик горурланабыз!

Айсылу НИЗАМЕТДИНОВА, башкорт аграр-технология колледжының тәрбия буенча директор киңәшчесе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: