Маяк
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 ноябрь 2023, 11:20

Династиянең эш стажы - 380 ел

Язмам герое Альбина Фәрит кызы БОРХАНОВА Дөмәй авылында туып-үскән, шунда белем алган, язмыш кушуы буенча бүген актанышның икенче урта мәктәбендә озынайтылган көн тәрбиячесе булып 1998 елдан бирле хезмәт куя.

Династиянең эш стажы - 380 ел
Династиянең эш стажы - 380 ел

Җирдә укытучы һөнәреннән дә җаваплырак эш бармы икән? Нәкъ менә әлеге һөнәр иясенә башка язмышларда меңнәрчә кат кабатланырга язган. Язмам герое альбина Фәрит кызы Борханова Дөмәй авылында туып-үскән, шунда белем алган, язмыш кушуы буенча бүген актанышның икенче урта мәктәбендә озынайтылган көн тәрбиячесе булып 1998 елдан бирле хезмәт куя. Мәктәптә эшләү дәверендә күпме укучы белән танышкан, һәрберсенә күңел җылысын биреп, тормышның мәктәп дип аталучы этабында үз сәләтләрен күрсәтергә, сынаулар алдында югалып калмаска, төрле район, республика күләм бәйгеләрдә катнашып, җиңү яуларга өйрәткән остаз.

Альбина Фәрит кызы кечкенәдән үк үзенең нинди һөнәр иясе булачагын белеп үсә. Чөнки әнисе Дәния Гыйлемҗан кызы Хөсәинова да укытучы. Ул Дөмәй урта мәктәбендә 38 ел буе балаларга урыс теле һәм рус әдәбияты укыта. Эшләү дәверендә ирешкән уңышлары өчен хезмәте дәүләт тарафыннан югары бәяләнә – «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була.

Шуны да билгеләргә кирәк, Альбина Борхановаукытучылар нәселеннән. Әлеге династиянең гомуми педагогик эш стажы- 380 ел. Кечкенә Альбина да әнисенең нинди җаваплы һөнәр иясе икәнен аңлый. Педагог үзенең сумкасына тутырып укучыларның дәфтәрләрен өйгә алып кайта. Кичләр буе аларның һәрберсен җентекләп тикшерә,билгесен куя. Икенче көнге дәрескә дә ныклы әзерләнә. Дәния Гыйлемҗан кызы үзенең һөнәренә карата мәхәббәтне ике кызында - Альбина һәм Әлфиядә тәрбияли. Бүгенге көндә дә кызларына тәрбия һәм белем бирүдә үзенең киңәшләрен бирә. Туган йортка бергә җыеланда да, сүз мәктәп, укучылар янында бөтерелә. Укучыларының ирешкән уңышлары белән бүлешәләр алар. Альбинаның сеңлесе Әлфия Фәрит кызы Дөмәй урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларга белем бирә, югары категорияле педагог.

Династиянең эш стажына аерым тукталсак, алар түбәндәгечә: Борханова (Хөсәинова) Альбина Фәрит кызы- 31, Дәния Гыйлемҗан кызы- 38, Әлфия Фәрит кызы- 20, Нәкыя Гыйлемҗан кызы Халимова (Хөсәинова) - 30, Камилә Хөсәен кызы Хөсәинова - 41, Венера Мирхатип кызы Хөсәинова -38, Лилия Зөфәр кызы Гарифуллина (Хөсәинова) - 23 ел.

Мөгаллим ул – гомере буе укый, өйрәнә, үзенең һ ә м у к у ч ы л а р ы н ы ң уңышларына чын күңелдән сөенә белүче, көчле ихтыярлы, сабыр кеше. Балаларны яратучы, хөрмәт итүче, барачак юлларында маяк булып торучы изге зат. Альбина Фәрит кызы Борханова һәм аның туганнары ничә укучы йөрәген яулап, аларга тормышта үз юлларын, үз урыннарын табарга ярдәм иткән. Сез укучыларга белем ачкычы бирәсез, олы юлга илтәсез. Сезгә барысы өчен зур рәхмәт.

Әлфия ГАБДЕЛКӘбИРОВА. ТРның актаныш районы, Актаныш авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: