Маяк
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 ноябрь 2023, 11:30

Патриотик рухта

Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәпнең тәрбия буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк ХӘСӘНОВА һәм укучы Раил ЯЛАЛОВ инициативасы буенча 7Б сыйныф укучылары «Яхшылык талисманнары» Бөтенрусия акциясендә катнашты.

Патриотик рухта
Патриотик рухта

Балалар фантазия күрсәтеп, кызыклы талисманнар ясады. Малайлар һәм кызлар аларны илнең дәүләт флагы төсләре белән җепләр бәйләп, йөрәк формасында эшләде.

Иҗади эш тәмамланганнан соң, барлык талисманнар махсус «Изгелек кәрзиненә» җыелды. Алар гуманитар йөк белән бергә якташларыбызга җибәреләчәк.

***

Шулай ук укучылар якташларыбыз өчен җылы сүзләр белән әйтелгән хатлар язды. Балаларның җан җылысы белән сугарылып язылган юллар солдатларны юатыр һәм аларның сугышчан рухын күтәрер. Акция чарасында патриотизмның мөһимлеге һәм туганнарның фронтовиклар белән элемтә ысуллары турында белемнәрне киңәйтүгә ярдәм итү максатыннан мәктәп директорының тәрбия буенча киңәшчесе Г.Хәсәнова, Беренчеләр хәрәкәтенең муниципаль координаторы А.Якупова чыгыш ясады.

Патриотик рухта
Патриотик рухта
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: