Маяк
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 ноябрь 2023, 11:25

Яңа үрләр яулап

Башка фәннәр күңеленә якын булса да, шундый зирәк, бар яклап килгән, көчле укытучыга гашыйк булганга, ул балачак хыялына тугры кала.

Яңа үрләр яулап
Яңа үрләр яулап

Күптән түгел Уфадагы “Торатау” Конгресс-холлында башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларын тәбрикләү тантанасы узды. Башкортстанның Мәгариф һәм фән министры Илдар М ә ү л е т б е р д и н укытучыларга, белгечләргә хөрмәт белдерде.

-Барлык укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Алар бар гомерләрен балаларыбызга белем бирүгә һәм тәрбияләүгә багышлый. Бүгенге көндә Башкортстанда милли телләрне саклау буенча эзмә-эзлекле эш алып барыла. Һәм бу форум узуы моны тагы бер тапкыр исбатлый, - диде Илдар Марат улы.

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы депутаты, шашка уены буенча җиде тапкыр дөнья чемпионы Тамара Тансыккуҗина республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларына Башкортстанның акчалата сертификатын тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Түбән Яркәйдәге лицейның башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Ленара Вәлиева да бу мәртәбәле премияга лаек булды.

-Бәләкәйдән укытучы булырга теләдем. Башлангыч сыйныфларда укыганда үз сыйныфымның бар укучылар исемлеге язылган журнал алып бардым. Зур теләк белән билгеләр куйдым. Өлкән сыйныфларда исә мәктәп чараларын үткәрергә яраттым, радио, телевидениедә балаларга багышланган тапшырулар алып бардым. Остазым Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы Көнсылу Гайсар кызы юлыннан атлыйм. Башкорт теле һәм әдәбиятыннан минем беренче дәресләрем, җиңүләрем, максатларым, барысы да аның белән бәйле булды. Сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә, матур итеп инша язу, баян көенә кушылып җырларга өйрәнү дә бүгенгедәй хәтеремдә, - дип искә ала ул елларны Ленара.

Башка фәннәр күңеленә якын булса да, шундый зирәк, бар яклап килгән, көчле укытучыга гашыйк булганга, ул балачак хыялына тугры кала. Остазы киңәше белән Нефтекама шәһәрендәге Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлап, укытучы һөнәрен үзләштерә. Хезмәт юлын Теләкәй мәктәбендә башлый. “Беренче тапкыр мәктәпкә кергәндә дулкынланганымны, ә директор Фәрия Мәгърүф кызы алдында нәрсә әйтергә дә белми торганымны әле дә хәтерлим”, - ди ул.

Арытаба хезмәт юлын Түбән Яркәйдәге лицейда дәвам итеп, биредә башкорт теле һәм әдәбиятыннан укыта башлый. Әлеге изге һөнәрне сайлавына бер дә үкенми ул. Башка өлкәдә үзен күз алдына да китерми ул.Әлбәттә, бүген педагогларга заман белән бергә атларга, кайсы бер вакытта карашларын үзгәртергә туры килә. Укучыларга фәнне өйрәтеп кенә калмыйча, зур тормышка әзерлибез, дөрес юл сайларга ярдәм итәбез. Укытучы өчен иң зур бәһа – укучыларының рәхмәт сүзен ишетү һәм аларның уңышларын күрү.

Ленара Вәлиева-педагогия өлкәсендә 13 ел стажы булган тәжрибәле укытучы. Укучылар белән республика күләмендәге бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, призлы урыннар ала. Узган елда районда үткән “Ел укытучысы” конкурсында үзен сынап карады һәм номинация белән бүләкләнде.

Укучылары да башкорт теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда җиңүләргә ирешә. 2020 елда авыл мәктәбендә эшләгән 35 яшькә кадәрге укытучыларга тәгаенләнгән грантка лаек булды.

Ленара гаиләсендә дә зур хөрмәткә лаеклы. Тормыш иптәше Илнур Ансар улы белән өч малай тәрбиялиләр.

Ленара Рифкать кызын җиңүе белән котлыйбыз, тагы да яңа казанышлар, үрләр яулавын һәм белем алырга омтылган укучыларының күбрәк булуын теләп калабыз.

Фәнүзә ӘЛТАПОВА, Түбән Яркәйдәге лицейның укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: