Маяк
+6 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 ноябрь 2023, 11:00

Күңел яктылыгыннан туган яхшылык

(Ахыры. Башы 43, 44, 45, 46 нчы саннарда) Илһам мәктәптән, укытучылардан, әтисеннән, әнисе кебек тойган сыйныф җитәкчесе Фәния Мөхәммәт кызыннан аерылуны авыр кичерде.

Сыйныфташы Әлиягә булган саф, матур, җылы хисләрен исә сиздерми, кәгазь битләренә шигъри юллар итеп тезеп, түш кесәсендә үзе белән алып китте.

Тасмалы толымнар -

Өй алдындагы сиреньнәр

Чәчкәгә күмелгәндә,

Гашыйк булдым бер сылуга,

Әйтәлмим күренгәндә.

Күргәч озын толымнарын,

Ут дөрли йөрәгемдә,

Хисләремне ачар өчен,

Табылмый сүзләрем дә.

Чәчләреннән күзем алмыйм,

Тасмалап үрелгәнгә.

Очрашырга юллар эзлим,

Тик кояш күмелгәндә.

Чайкала ярсып сиреньнәр

Киңәшләре бар кебек.

«Көткән – морадына җиткән,

Көт, егет», – дигән кебек.

Фәния Мөхәммәт кызы исә үзе тәрбияләп озаткан балаларны сагына, алар белән элемтәне өзми. Илһамның чираттагы хатын, өйгә кайтып керү белән чишенеп тә тормый, укый башлады. Егет бу хатында: «Сез мине матур әдәбият аша каршылыклар алдында югалып калмаска, дөнья матурлыгын күрергә өйрәттегез. Педагог буларак, эчке дөньямны аңлап, сәләтемне үстерүдә булган ярдәмнәрегез өчен бик тә рәхмәтлемен», дигән сүзләрен укып сөенде. Укытучы егетнең һаман да шигърияттән аерылмавына куанды.

Илһам Башкортстан авыл хуҗалыгы  институтының механика факультетында укып, инженер булырга әзерләнә иде.Шул ук вакытта иҗат белән дә нык мавыга икән. «Кызыл таң» гәзите янында эшләп килгән «Акчарлак» әдәби берләшмәнең актив әгъзасына да әверелгән. Республика гәзитләрендә шигырьләренең басылып кына торуы да шатландыра иде Фәнияне.

Тирә-як яшеллеккә, чәчәкләргә күмелгән, табигать яңарган мәлдә,

«Еллар...еллар бер-бер артлы Агым сулардай ага,

Дулкыннары йомшак кына

Күңелгә килеп кага», - дип уйланып, моңсуланып утырганда, Фәниягә заказлы хат китерделәр. Бу хат Илһам Сабировтан иде. Анда – бөтенләй икенче, кәтелмәгән – хәбәр: «Мин башлы-күзле булырга җыенам, тиздән безнең – туй. Әнием урынына шунда сез килсәгез, мин бик тә бәхетле булыр идем, Сездә мин әниемне күрдем һәм күрәм. Күңелегезнең яктылыгы аша күзләремә – нур, кыйблама кояш булып кердегез, яхшылыкка өйрәттегез, көч бирдегез. Мин бүген кирәклегемне сизәм, тормышны яратам», – дип язылган анда һәм хат конвертына туйга чакыру кәгазе дә салынган.

Фәния Мөхәммәт кызы Исламова, кырык эшен кырык якка ташлап, Илһамның туена китте. Очрашкач, шатлык күленә чумып, озын буйлы, зәңгәр күзле, баһадир гәүдәле Илһамның күкрәгенә башын салып, сүз әйтергә өлгермәде, алар янында дәшергә кыймый гына торган кызны күреп, аңа ныклап караса - Әлия басып тора...

Фәнә МИНҺАҖЕВА, мәгариф хезмәт ветераны. Югары Яркәй авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: