Маяк
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 декабрь 2023, 12:00

Дуслыкка бер адым

Русия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренче баскычы булып торган «Русия бөркетләре»нә багышлау тантанасы булды.

Ә.Абдуллин ис.Дөмәй урта мәктәбенең 1 нче һәм 4 нче сыйныф укучыларын «Беренчеләр хәрәкәте» Русия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренче баскычы булып торган «Русия бөркетләре»нә багышлау тантанасы булды. Программаны директорның тәрбия буенча киңәшчесе Г.Гарифуллина әзерләде. Укучылар өчен бу гаҗәеп ачышлар, дуслык, иҗат һәм җиңү дөньясына беренче адым.

Русия бөркете патриотизм һәм гражданлык принципларында төзелгән кече яшьтәге балаларны тәрбияләү программасы, балаларны Русия җәмгыятенең традицион кыйммәтләренә җәлеп итүгә, һәр баланың социаль активлыгын һәм командалы үзара эш итү күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә.

Бәйрәм чарасы барышында балалар «Бөркетләр» кануннары белән таныштылар, шигырьләр укыдылар, ант бирделәр һәм «Русия бөркетләре гимны»н башкардылар. Ә хәрәкәттә катнашучыларга дипломнар һәм сертификатлар тапшыру хокукы «Беренчеләр хәрәкәте»нең муниципаль координаторы Альбина Якуповага бирелде.

Безнең «Бөркетләр» бу исемгә лаеклы ия булырлар һәм мәктәп, район, илнең горурлыгы булырлар дип өметләнәбез.

Әлфия ХӨСӘЕНОВА, Дөмәй урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: