Маяк
+6 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 декабрь 2023, 12:10

Телебезне саклыйк, кадерлик

Нәкъ 14 декабрьдә күренекле башкорт шагыйре, мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулла туган. Башкорт теле көне 2015 елдан бирле, бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты ярдәмендә Башкортстан халыклары ассамблеясе һәм республикабызның Мәгариф һәм фән министрлыгы башлангычы белән билгеләнә башлый.

Бәйрәмнең бу көнне билгеләнүе очраклы түгел. Нәкъ 14 декабрьдә күренекле башкорт шагыйре, мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулла туган. Башкорт теле көне 2015 елдан бирле, бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты ярдәмендә Башкортстан халыклары ассамблеясе һәм республикабызның Мәгариф һәм фән министрлыгы башлангычы белән билгеләнә башлый.

Башкорт теле көне уңаеннан үтә торган атналык чикләрендә район мәктәпләрендә башкорт телен һәм башкорт халкының мәдәни кыйммәтләрен саклауга юнәлтелгән флешмоблар, викториналар, лекцияләр, ачык дәреслекләр, кичәләр оештырылды. Шулай ук һәр көн аерым темага багышланды. Мәсәлән: матур язу өстендә эш, изге эшләр акциясе, сәнгатьле шигырь сөйләү конкурсы.

Барлык белем бирү учреждениеләрендә бердәм дәресләр һәм дәрестән тыш чаралар үткәрелде. Алар төрле юнәлештә, төрле темаларга багышланды. Мисалга, «Акмулла - як-тылык җырчысы», «Башкорт халкының милли ризыклары», «Тел тарихы- халык тарихы», «Телтере чишмә», «Мәкаль һәм әйтемнәрхалкымның бай хәзинәсе», «Бердәмлектә - көч», «Туган җиремдә-туган телемдә», «Башкорт теле- дуслык теле», «Тел – иң бөек хәзинә», «Башкорт теле- күңел көзгесе» һ.б

Дәресләр сыйныф кабинетларында, спорт залларында, музейларда, китап-ханәләрдә үткәрелде. Шулай ук Иске Күктау урта мәктәбендә районның башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары оешканлык белән үтте. Семинарда катнашучылар 6нчы сыйныфта Рәми Гариповның тормыш юлы һәм иҗаты буенча әзерләнгән «Тоташ моң» дип исемләнгән ачык дәрес карады. Укучылар үзләренең шагыйрь хакында күп белүләрен күрсәтте, шигырьләрен укыды. Ә Венера Мирхәт кызы башкорт хатын-кызларының баш киеме тегү буенча осталык дәресе күрсәтте.

Арытаба укучылар туган телгә булган ихтирамнарын, хөрмәтен, сөюен җыр, бию, шигырлар уку белән үрелеп барган «Туган телем-күңелем җәннәте» дип исемләнгән сыйныфтан тыш чарада ачып бирде.

Семинарда Илеш районы башкортлары корылтае рәисе Илшат Сибәгатуллин катнашып, изге теләкләрен җиткерде. Әлбәттә, корылтай рәисе кунакка буш кул белән килмәгән иде. Үзенең музыкаль бүләгеннән тыш, Рсай урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Илвера Хәлиуллина, Иске Кыргыз урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Зәлифә Рамазанова, Югары Яркәйдәге дүртенче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәнзилә Камаловага Башкортстан Республикасы башкортлары корылтае башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Түбән Яркәйдәге лицейның башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Ленара Вәлиева, Йонны төп мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмилә Фәрвәҗева, Югары Яркәйдәге беренче гимназия китапханәчесе Ленара Баһауова, Базытамак урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлидә Галләмова Илеш районы башкортлар корылтаеның рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Семинар халык чәчәне Фларис Гайсиннын «Алтын җиһаннан моң алам» китабын тәкъдим итү белән тәмамланды.

Арытаба да туган телебезне өйрәник, кадерлик, саклыйк, балаларыбызга өйрәтик.

Зинфира МИНҺАҖЕВА, мәгариф идарәсенең мәглүмати-методик бүлек җитәкчесе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: