Маяк
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 декабрь 2023, 11:15

Бердәм кушылдык

Бу - безнең коллектив, авылдашлар өчен зур горурлык.

Бердәм кушылдык
Бердәм кушылдык

Бүген Русия солдатлары Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашып, батырлык һәм сугышларда ныклык күрсәтә. Ватанны саклаучыларга ярдәм итү бик мөһим. Безнең биләмә территориясеннән, аерып әйткәндә, Сеңрән һәм Кадер авылларыннан әлеге вакытта безне һәм Ватаныбызны яклап, кырыс шартларда сигез сугышчы хезмәт итә.

Укучыларның инициативасы буенча Кадер урта мәктәбе «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясенә кушылып, анда 1 нче сыйныфтан алып 10 нчы сыйныфка кадәр укучылар, аларның әти-әниләре, мәктәпнең барлык хезмәткәрләре катнашты. Яугир райондашларыбыз өчен посылкаларга азыктөлек, медикаментлар, бәйләү материаллары, киемнәр, беренче кирәкле әйберләр салынды.

Балалар солдатлар өчен рәсемнәр ясады, хатлар язды. Анда зур теләк белән сугышчыларга үзләре турында сөйләделәр, аларга уңышлар, әхлакый

һәм физик көч, барлык авырлыкларны җиңеп, өйләренә җиңү белән кайтуларын теләделәр. Укучылар рух көче һәм батырлык өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Әйтергә кирәк, күптән түгел безнең мәктәпне тәмамлаган Заһир Г. сугышлардагы батырлыгы һәм тугрылыгы өчен генерал Шәйморатов медале белән бүләкләнде. Бу - безнең коллектив, авылдашлар өчен зур горурлык. Мәктәп укучылары Заһир белән Эдуардка (ул да безнең мәктәпне тәмамлады) атап посылка һәм хат җибәрде.

Без бердәм, шуңа күрә бер генә сугышта да җиңелмәдек. Үз тарихыбызны кадерлибез. Берләшеп кенә, без солдатларыбызга алгы сызыкта ярдәм итәләбез, димәк, җиңүне якынайтуга үз өлешебезне кертәбез.

Лира ГАЛИЕВА, Кадер урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: