Маяк
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 декабрь 2023, 11:30

Юбилеең белән, лицей!

Нәкъ ун ел элек Түбән Яркәй лицее үзенең ишекләрен ачты. Лицейның беренче директоры Гөлнара КАШАПОВА һәм укытучылар алдында зур бурычлар тора иде ...

Юбилеең белән, лицей!
Юбилеең белән, лицей!

Нәкъ ун ел элек Түбән Яркәй лицее үзенең ишекләрен ачты. Яланны хәтерләткән урында бар уңайлыклары булган заманча уку йорты төзелде. Лицейның беренче директоры Гөлнара Кашапова һәм укытучылар алдында зур бурычлар тора иде: төрле авыллардан һәм Түбән Яркәйдән килгән укучыларны бер коллективка туплап, белем һәм тәрбия бирергә, лицейның зур территориясен матур бакчага әйләндерергә. Коллектив җиң сызганып эшкә кереште. Нәтижәләр озак көттермәде.

Лицей укучылары Русия, республика һәм район күләмендә оештырылган олимпиада һәм конкурсларда зур җиңүләргә иреште, призлы урыннар яулады. “Электрон мәктәп”, “Хәвефсез тәгәрмәч”, КВНнарда катнашып, район семинарлары үткәреп, күңелле һәм мавыктыргыч лицей тормышы белән яши башлады.

Укытучылар Гүзәл Ибраһимова, Гөлшат Ягафәрова, Гүзәллия Исламова, Ләйсән Галәветдинова, Ирина Гаскәрова төрле елларда “Ел укытучысы” конкурсында катнашып, уңышка иреште, Филүс Зиннәтуллин җиңү яулады.

Безнең укучылар химия һәм биология укытучысы Филүс Фәйзәви улы житәкчелегендә Мәскәүдә һәм Кырымда үткәрелгән “Юннат” бәйгесендә, «Мин-Агрода” Бөтенрусия яшь аграрийлар конкурсының төбәк этабында - беренче һәм призлы урын, «Шоу мир Останкино» Халык-ара ижат фестивалендә I дәрәжә Диплом (укытучы-Альмира Зиннәтуллина) алуга ирештеләр.

Ләйсән Галәветдинова “Инглиз теле” номинациясендә «Электрон уку средстволарын куллану буенча иң яхшы видеодәрес» Республика конкурсында призлы урынга лаек булса, башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Ленара Вәлиева әлеге уку елында Грант яулады.

Тәрбия эше һәм балалар җәмәгатьчелек оешмалары белән үзара бәйләнеш буенча директор киңәшчесе Гөлназ Ганиева, районнан беренчеләрдән булып, башкалабыз Мәскәүдә үткәрелгән Бөтенрусия сыйныф житәкчеләре форумында катнашып, уңышлы чыгыш ясады.

Физәллия Зарипованың укучылары «Ватанны яклаучылар, алга!» - республика, Гүзәллия Исламованың укучылары «Совенок» фәнни-тикшеренү эшләре конкурсларында призлы урын алды.

Шулай ук Фәнүсә Алтапованың, Ләйсән Гыйләжеваның, Альбина Гариеваның, Рөстәм Гариповның, Нурия Харисованың, Динис Биктимеровның, Илнур Ягафәровның укучылары республика, район олимпиадаларында, спорт ярышларында, Гүзәл Ибраһимованың талантлы укучылары республика, район жыр конкурсларында гел алдынгылар рәтендә. Лилия Мослыхова Башкортстанның мәгариф министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде, ул К.Д.Ушинский исемендәге Русия психологик-педагогик олимпиадасының төбәк операторы, лицейчылар анда һәрвакыт призлы урыннар яулый.

Лицейның директорлары булып төрле елларда Илгиз Вәлишин һәм Рәмзил Рәхмәтуллин эшләде. Бүгенге көндә коллектив Алмаз Ганиев җитәкчелегендә ныклы адымнар белән алга бара. Шунысы сөенечле, безнең казанышлар елдан-ел арта. Соңгы уку елларын гына исәпкә алсак та, лицей “Топ - 5”район уку оешмалары исәбенә керде, 2022 елда “Елның иң яхшы уку оешмасы” район конкурсында Гран-при яулады. Әлбәттә, әлеге казанышлар -бердәм коллективның, һәр укытучының тынгысыз хезмәте нәтижәсе.

Әнә шундый уңышлар белән каршы алды яраткан лицеебыз үзенең юбилей тантанасын.

Килгән кунаклар - район хакимияте вәкиле Т. Зарипов, район мәгариф бүлеге урынбасары Л.Нәбиева, Йонны авылы биләмәсе башлыгы Б.Мансуров, ата-аналар комитеты рәисе З.Фазылова бәйрәме белән котлап, бүләкләр тапшырды.

Моннан тыш, укучыларның һәм укытучыларның казанышларына багышланган һәм «Лицеема - 10 ел» рәсем күргәзмәләре (җитәкчесе – Ләйсән Фазлыева) белән танышты, лицеистлар әзерләгән концертны карады.

Бар коллектив зур җаваплылык белән әзерләнеп, күп көч салды, һәр сыйныф үзенчәлекле чыгышы белән сөендерде. Бәйрәм азагында укучылар һәм укытучылар “Лицей гимны”н зур горурлык белән башкарды.

Килгән кунаклар лицей эшчәнлегенә югары бәя бирде, уңышлар теләде. Тимур Айрат улы муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафинның котлавын һәм изге теләкләрен җиткерде, Лилия Варис кызы туган лицеебызны ал җилкәнле сары кораб белән чагыштырып, дүртенче капитан җитәкчелегендә дә тормыш дулкыннарын җинеп баруын билгеләде, Булат Тимерхан улы алдагы көндә бар эшне дә бердәмлектә алып барырга чакырды, Зилә Нәүфәл кызы лицей коллективына барлык ата-аналар исеменнән зур рәхмәт белдерде.

Киләчәктә дә туган лицеебыз яулаган үрләрен саклап калыр, аның талантлы һәм белемле укучылары туган уку йортын данлар, горурлыгыбыз булып калыр, ил күләмендә дә абруебызны арттырыр, дигән өмет белән яшибез. Шуның өчен без, лицей коллективы, бар көчебезне, сәләтебезне салып, җиң сызганып хезмәт итәбез.

Зөлфия ӘЮПОВА, Алсу БАСЫЙРОВА, Түбән Яркәй лицее педагоглары.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: