Маяк
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 апрель , 14:00

Һөнәри осталыкта көч сынаштылар

Чын пешекче - ул иң гади продуктлардан тәмле ризык әзерләргә сәләтле һөнәр яисе. Ул үз эшен ярата, аннан күңеленә ләззәт таба. Бу һөнәр кешеләре - чын тылсымчылар.

Һөнәри осталыкта көч сынаштылар
Һөнәри осталыкта көч сынаштылар

Алар азык-төлек турында, иң яхшы ризыкларның меңләгән рецептларын беләләр. Аш-су әзерләүдә барысы да мөһим: азык-төлек нинди ысул белән киселгән, күпме вакыт әзерләнгән, ризык әзер булганчыга кадәр ничә минут кала тоз салынган. Ашларның, соусларның, салкын һәм кайнар ризыкларның, салатларның, десертларның иксез-чиксез төрлелеге дөнья кухняларын үз эченә ала. Боларның барысын да пешекчеләр белә.

Мәктәп ашханәләрендә пешекчеләрнең һөнәри осталыгын камилләштерү, сәламәт туклану принципларын популярлаштыру һәм һөнәрнең абруен күтәрү, мәктәп менюы, балаларга хезмәт күрсәтү ассортиментын киңәйтү максатында район мәгариф учреждениеләре арасында «Иң яхшы пешекче – 2024» район конкурсы узды, анда теләге булган барлык пешекчеләр катнашты. Беренче этапта 13 пешекчедән иң күп балл җыйган 5се киләсе этапка чыкты.

Икенче этап Иске Күктау урта мәктәбенең ашханәсендә узды. Практик биремне үтәү конкурста катнашучыларның осталыгын, квалификациясен, технология һәм эшләрне башкару кагыйдәләрен, хезмәтне саклау кагыйдәләре нормаларын бәяләргә мөмкинлек бирде.

Катнашучылар мәктәптә пешерелгән кайнар ризыктан, салаттан, эчемлекләрдән һәм икмәк-күмәчтән «Иң яхшы мәктәп ашлары» темасына өстәл әзерләделәр һәм конкурс комиссиясе алдында аны якладылар.

Район мәгариф идарәсе өлкән методисты Руфина Заһидуллина конкурс җиңүчеләрен игълан итеп, аларга грамоталар тапшырды.

Нәтиҗәләр буенча, Иске Күктау урта мәктәбенең Исанбай филиалы пешекчесе Флүзә Шәйморатова – беренче, Югары Яркәйдәге 2 нче балалар бакчасы пешекчесе Эльвира Мөнирова – икенче, Югары Яркәйдәге 6 нчы балалар бакчасы пешекчесе Гөлнәзирә Ракыйпова өченче урын яулады. Андреевка урта мәктә-бе пешекчесе Альзира Гыймаева –«Һөнәри осталык», Иске Күктау урта мәктәбе пешекчесе Гөлгенә Сәлимова «Камиллеккә җиткерелгән кулинар сәнгать» номинацияләренә лаек булды.

Конкурс иганәчеләренә: “Илишагропродукт” кооперативы рәисе Рөстәм Баһ - мановка, шәхси эшкуарлар Гөлназ Әхмәтдиновага, Раушания Сәхәветдиновага, Рәзинә Ризвановага, “Нива” җәмгыяте директоры Рөстәм Гыйләҗетдиновка, «Илишевский молочник» кооперативы рәисе Марат Фаязовка рәхмәт белдерәбез.

Чулпан КАШАПОВА, район мәгариф идарәсе технологы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: