Маяк
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 апрель , 14:15

Фәһемле экскурсия

Түбән Череккүл урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары Авиация һәм космонавтика көне уңаеннан район үзәгендә якташыбыз, очучы-штурмовик, ике тапкыр Советлар Союзы герое Муса Гәрәев музеенда экскурсиядә булды.

Фәһемле экскурсия
Фәһемле экскурсия

Балалар якташыбыз тормышы, аның балачагы, хезмәте һәм Бөек Ватан сугышы вакытындагы батырлыклары, 250гә якын сугышчан очыш ясап, бер тапкыр да яраланмавы, Бөек Ватан сугышы тәмамланганда аңа нибары 22 яшь булуы турында белде. Музейда тарихи вакыйгалар турындагы материаллар белән таныштылар, якташыбыз очыш ясаган самолетның макетын, фотографияләрен карадылар. Алар шулай ук сквердагы “Ан-2” самолеты кабинасында пилот штурвалы артында утырып карадылар. Кызлар һәм малайлар экскурсиядән зур тәэссоратлар алып кайтты.

Миләүшә ХУҖИНА, Түбән Череккүл урта мәктәбенең тәрбия эше буенча директор киңәшчесе.

Фәһемле экскурсия
Фәһемле экскурсия
Фәһемле экскурсия
Фәһемле экскурсия
Фәһемле экскурсия
Фәһемле экскурсия
Фәһемле экскурсия
Фәһемле экскурсия
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: