Маяк
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 апрель , 10:30

«Ел киңәшчесе - 2024» конкурсын ябу тантанасы узды

Түбән Яркәйдәге лицей базасында «ел киңәшчесе - 2024» муниципаль һөнәри осталык конкурсын ябу тантанасы узды. Сынау нәтиҗәләре буенча Түбән Яркәйдәге лицейның тәрбия буенча директор киңәшчесе Гөлназ Ганиева конкурсның җиңүчесе булды.

«Ел киңәшчесе - 2024»  конкурсын ябу тантанасы узды
«Ел киңәшчесе - 2024» конкурсын ябу тантанасы узды

“Ел киңәшчесе - 2024” конкурсының финалистлары – тәрбия эшләре буенча директор киңәшчеләре: Илмира Кашапова (Югары Яркәйдәге беренче гимназия); Гөлчәчәк Хәсәнова (Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. икенче урта мәктәп); Гөлчәчәк Гарифуллина (Дөмәй урта мәктәбе); Гөлназ Муллаянова (Базытамак урта мәктәбе); Айсылу Низаметдинова (Башкорт аграр-технология колледжы).

Директорларның тәрбия эшләре буенча киңәшчеләре түбәндәге номинацияләрдә билгеләнде:

“Киңәшче – юл күрсәтүче йолдыз” – Гөлназ Семенова (Андреевка урта мәктәбе); “Һөнәренә тугры киңәшче” – Люция Кәримова (Рсай урта мәктәбе); “Мин патриот киңәшче” – Гөлнара Кадраева (Рсай урта мәктәбенең Үрмәт филиалы); ”Балалар йөрәкләрен илһамландыручы киңәшче” – Мәрьям Бикташева (Иске Күктау урта мәктәбе); “Тарихны саклаучы киңәшче” – Гөлгенә Яхина (Йонны төп мәктәбе).

Ильфира НИЪМӘТУЛЛИНА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: