Маяк
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 апрель , 11:30

Дус һәм бердәм булып

Югары Яркәйдәге 1 нче балалар бакчасы базасында районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында «Иң яхшы атааналар комитеты-2024» муниципаль конкурсының 2 этабы узды.

Дус һәм бердәм булып
Дус һәм бердәм булып

Баланың шәхес булып формалашуы, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйләнгән. Әмма тәрбия берьяклы гына була алмый. Аның төп асылы – балалар бакчасы белән гаиләнең бердәмлегендә. Тәрбия бербөтен булганда, балага бердәм таләп куелганда гына әлеге эш шатлыклы, ике якка да канәгатьләнү хисе бирә торган һәм уңышлы була ала. Балалар бакчасында ата-аналар комитетларының ничек эшләве, бакча белән үзара элемтәнең нинди булуын ачыклау өчен комитетлар арасында бәйге игълан ителде.

Максаты - ата-аналар бердәм булып эшләгән иң яхшы коллективларны барлау, аларны башкаларга үрнәк итеп күрсәтү, популярлаштырудан гыйбарәт.

Бәйгенең беренче этабында командалар үзләренең эшчәнлекләрен туплаган портфолио тәкъдим иттеләр. Анда 9 ата-аналар комитеты катнашты. Финал этабына иң көчле әти-әниләр комитеты әгъзаларыннан торган командалар үтте. Югары Яркәйдәге 1,2,3,4,6нчы балалар бакчалары, Түбән Яркәйдәге “Балаларны үстерү үзәге-балалар бакчасы” һәм Иске Күктау, Исәмәт, Иштирәк авылларының мәктәпкәчә төркемнәре.

Конкурсның икенче этабы 4 биремне үз эченә алды: командаларның визит карточкасын тәкъдим итү, викторина сораулары, педагогик ситуацияләрне хәл итү, «Гаилә һәм балалар бакчасы: балаларны дөрес тәрбиялибез» проектын яклау.

Бәйге командаларның үзләре белән таныштырудан башланып китте. Монда hәр команда үзенең бердәмлеген расларга тиеш иде. Биредә алар үзләренең фантазияләрен hәм осталыкларын эшкә җигеп, бик уңышлы чыгыш ясадылар.

Чара барышында командалар тәкъдим ителгән викторина сорауларына да төгәл, дөрес җаваплар бирделәр. Һәр команда үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты.

-Педагогик ситуацияләрне чишкәндә командалар бергәләшеп проблеманы чишү юлларын эзләделәр. Нәтиҗәле алымнарны күрсәтергә тырыштылар, ижади hәм импровизация сәләтләрен «эшкә җиктеләр».

Алдагы бирем -«Гаилә һәм балалар бакчасы: балаларны дөрес тәрбиялибез» исеме астында видеоролик яклау иде. Монда һәр команда үзенчәлекле һәм бай эчтәлекле видеороликлары белән игътибарны җәлеп итте. Күп балалар бакчасы ата-аналар комитеты «Җылы йорт» юнәлешен сайлап, шактый зур күләмле эшләр башкарганлыгын күрдек. 1 балалар бакчасында челтәр, штора, спорт җиһазларын урнаштыру өчен шкаф, 2 һәм 6 нчы балалар бакчасы бию костюмнары тектергән, 3 нче балалар бакчасында

һәр төркем дидактик уеннар, китаплар алса, 4 нче балалар бакчасы атааналар белән берлектә балаларның кул эшләре күргәзмәсе өчен стенд, “Түбән Яркәй баланы үстерү үзәге -балалар бакчасы” комитеты бәйрәмнәргә кирәк-яраклар алуда ярдәм иткән, Иске Күктау әти-әниләре экологик юнәлешне алгы планга куеп, табигатьне саклау максатыннан табигать почмагы булдырганнар, Исәмәт балалар бакчасы әти-әниләр ярдәме белән мольберт һәм музыкаль залга челтәр-штора, Иштирәк авылы балалар бакчасы комитеты дидактик пособиеләр алуда булышлык күрсәткән. Балалар бакчасы һәм атааналарның тыгыз элемтәдә эшләп, матур нәтиҗәләргә ирешүләрен күрү бик уңай күренеш.

Чара мавыктыргыч, кызыклы, файдалы һәм фәһемле булды. Җыр бию белән үрелеп барды. Балаларның чыгышлары, Динә Зарипова, Рәсилә Сәетгалеева башкаруында җырлар күңелгә үтеп керде.

Жюри нәтиҗәләре буенча: Югары Яркәйдәге 6 нчы балалар бакчасы беренче урынга лаеклы дип табылды һәм кубок белән бүләкләнде, Югары Яркәйдәге 1 нче һәм 3 нче балалар бакчасының ата-аналар комитеты икенче-өченче урыннарны бүлеште.

Лиза ӘҺАДУЛЛИНА, район мәгариф идарәсенең өлкән методисты.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: