Маяк
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 август , 12:30

Мәктәпләр укучыларны көтә

Балаларның җәйге ялы азагына якынлаша. Елдагыча уку башланыр алдыннан район мәгариф идарәсе начальнигы Г.Кашапова җитәкчелегендәге махсус комиссия район мәктәпләренең һәм балалар бакчаларының укучыларны һәм кечкенәләрне кабул итүгә әзерлек күләме белән танышты. Парралель рәвештә “Иң яхшы мәгариф учреждениесе” конкурс комиссиясе дә үз эшен башкарды.

Мәктәпләр укучыларны көтә
Мәктәпләр укучыларны көтә

Безнең өчен аерым кайгырту - ул мәгариф. Балаларыбызга һәр мәктәптә – төпкел авыллардамы, шәһәрдәге яңа төзелешләрдәме сыйфатлы укыту һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылуы мөһим. (Республика Башлыгының 2019 елның 10 декабрендәге Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтаена юлламадан).

Агымдагы елда да һәр белем бирү учреждениесе яңа уку елына ныклы әзерлек алып барган. Комиссия һәр уку кабинетын, балалар бакчаларындагы һәр бүлмәне җентекләп карады. Аларның эчке бизәлешен, парталарның, урындыкларның, шкафларның төзеклеген дә күз уңыннан үткәрде. Төп игътибар балалар иминлеген саклауга бирелә. Полиция хезмәткәре белем бирү учреждениеләрендә террорчылыкка каршы күрелгән чараларның үтәлешен, мәгълүмати стендларны тикшерде. Мәгариф учреждениеләренең янгын хәвефсезлеге – мөһим таләпләрнең берсе. Шуңа күрә, бу юнәлештә кагыйдәләрнең һәм нормаларның үтәлешенә, янгын сигнализацияләренең, хәбәр итү, видео-күзәтү системаларының төзеклегенә, эвакуацияләү юлларының каршылыкларсыз булуына игътибар бүленде, тирә-як мәйданнарның төзеклеге дә игътибарсыз калмады. Һәрбер белем учагы үзенең үзенчәлеге белән сөендерде.

Югары Яркәйдәге беренче гимназиядә, Т.Рахманов ис. урта мәктәбендә, Түбән Череккүл, Кадер, Базытамак, Ишкар, Муса Гәрәев ис. Бишкурай, Этәй урта мәктәпләрендә күләмле буяу эшләре башкарылган: стеналар, идәннәр матур төскә буялган. Берничә ел капиталь ремонт уздырылган Югары Яркәйдәге дүртенче, Иске Күктау, Кужбахты, Югары Манчар, Ә.Абдуллин ис. Дөмәй урта, Йонны мәктәпләрендә педагогик коллектив яңа технологияләр кулланып белем биреп кенә калмаган, ә булган барлык корылмаларны саклап тотынган. Бүгенге көндә бу мәктәпләр кабинетларны тагы да матурлау, җиһазлау, яңа стендлар белән тәэмин итү өстендә эшли.

Базытамак, Үрмәт төп, Тимерхан Нәҗмиев ис., Ябалак мәктәпләренең мәктәпкәчә белем бирү төркемнәре дә ремонт эшләре башкарып, балаларны тулысынча кабул итүгә әзер. Түбән Череккүл, Рсай, Карабаш, Йонны мәктәпкәчә белем бирү төркемнәрендә барлык җиһазларга сакчыл караш булдырылып, бакчаларны тәртиптә тоту өчен күп көч салынган. Югары Яркәйдәге барлык балалар бакчаларында ремонт эшләре төгәлләнгән.

Рсай урта мәктәбенең җылылык системасы тулысынча алыштырылган. Ә Үрмәт төп мәктәбендә “Мәгариф” милли проекты чикләрендә спорт залында тулысынча ремонт үткәрелгән. Үрмәт төп мәктәбенең ашханәсендә муниципаль район хакимияте ярдәме белән төзекләндерелде. Шулай ук Югары Яркәйдәге беренче гимназиядә җылылык системасына өстәмә батареялар куелды. Исанбай төп мәктәбендә Урындагы инициативаларны яклау программасы чикләрендә тәрәзәләр алыштырылды. Беренче гимназия, Исәмәт, Түбән Череккүл урта мәктәбе ашханәләрендә күләмле эшләр башкарылган.

Гөлнара КАШАПОВА, район мәгариф идарәсе начальнигы:

 -Һәр мәктәптә балаларыбызга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен бар шартлар булдырылуы мөһим. Бу юнәлештә хөкүмәтебез тарафыннан белем бирү учреждениеләрен заманча технологияләр белән тулыландыру максатыннан байтак эш башкарыла. Яңа ук елында районның дүрт мәктәбе базасында “Заман мәктәбе” милли проекты чикләрендә “Үсеш ноктасы” үзәкләре ачылачак. Түбән Яркәйдәге лицейда, Кадер, Аккүз, Рсай урта мәктәпләрендә бу җәһәттән ремонт эшләре башкарылып, куелган таләпләргә туры килерлек итеп кабинетлар җиһазланды, химия, физика, биология фәннәре буенча яңа корылмалар белән тулыландырылды. Бу яңа технологияләр төпле белем бирүгә булышлык итеп, сифатын яхшыртыртуга этәргеч булыр.

Мәктәп бакчаларында төрле чәчкәләр, җиләк-җимешләр, яшелчәләр үстерелде. Бу юнәлештә барлык мәгариф учреждениеләре дә тырышкан, күп көч салган. Бүгенге көндә үз укучыларын тукландырырга җитәрлек уңыш алырга өметләнәләр. Атап әйткәндә, Югары Яркәйдәге икенче балалар бакчасы, Т.Рахманов ис., дүртенче, Түбән Череккүл, Ябалак, Кадер, Югары Манчар, Рсай, Ишкар, Андреевка урта мәктәпләрендә бакчаларны карауга аеруча игътибар биргән.

Яңа 2024-2025 уку елына кабул итү комиссиясе үз эшен тәмамлады, иң яхшы белем учакларын билгеләде. Конкурс нәтиҗәләре август киңәшмәсендә игълан ителәчәк. Мәгариф учреждениеләре укучыларны кабул итүгә әзер.

Зинфира МИНҺАҖЕВА, район мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлеге начальнигы.

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: