Үз җиребездә үзебез җаваплы хуҗа булу өчен һәрвакытта үз югарылыгында булырга тиешбез. Башкортстанны балаларыбыз, киләчәк буыннар өчен сакларга һәм ныгытырга. Аларда ата-бабаларыбыз биргән нәрсәләргә сакчыл караш тәрбияләргә тиешбез. (Республика Башлыгының 2019 елның 28 июнендә V Бөтендөнья Башкорт Корылтаендагы чыгышыннан).
“Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында” республика законы гамәлдә. Тиешле программалар кабул ителгән, алар туган телләрне популярлаштыру һәм үстерүгә юнәлтелгән. Милләт-ара һәм конфессия-ара татулыкны, бердәмлекне ныгытуны күз уңында тоткан һәм һәр халыкның йолаларын, үзенчәлекләрен саклаучы, үстерүче төрле чаралар район күләмендә уздырылып тора.
Районда туган телләр ата-аналарның гаризасы нигезендә алып барыла. Барлык мәктәпләр башкорт дәүләт телен өйрәнә. Укучыларыбыз төрле олимпиадаларда, конкурс-фестивальлләрдә катнашып, район данын яклап чыгышлар ясый, нәтиҗәләр елдан-ел яхшыра бара. Боларның барысы да туган тел укытучыларының хезмәт җимеше.
Без бар чараларны планга ярашлы оештырабыз, социаль челтәрләрдә яктыртып торабыз. Шунысы сөенечле, бу чараларга мәктәп укучылары яисә өлкән яшьтәгеләр генә түгел, җәмәгать тормышына күбрәк яшьләр җәлеп ителә. Башкорт халкының тарихына, мәдәниятенә, йолаларына арналган төрле конкурслар, онлайн-флешмобларны Корылтай һәм башка башкорт җәмәгать оешмалары хуплап ала.
Яңа технологияләр үсешкән мәлдә башкорт телен өйрәнүгә кызыксыну уяту укытучылардан күп көч таләп итә. Хәзерге заман укучысын заманча технологияләр, инновацион алымнар, электрон дәреслекләр белән кызыксындырганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. Бу җәһәттән район мәктәпләрендә бар уңайлыклар булдырылган, кабинетлар интернет челтәренә тоташтырылган.
Республикада бу юнәлештә күп эш алып барыла, иң мөһиме Республика Башлыгы Р.Хәбиров гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Муса Гәрәев ис. Бишкурай урта мәктәбе (кабинет җитәкчесе Р.Хәдимуллина), Үрмәт төп мәктәбе (А.Гыймазова), Югары Яркәйдәге беренче гимназия (С.Фәйзрахманова), укытучылары башкорт теле кабинетларын мультимедия комплекслары белән тәэмин итү максатында оештырылган сайлап алу конкурсында җиңү яулап, кабинетларын интерактив панель һәм ноутбук белән җиһазландырды.
Укытучыларыбыз өчен республикада төрле программалар гамәлгә ашырыла. Һәр туган тел укытучысы грантларга катнашу мөмкинлегенә ия. Әйткәндәй, 2023 елда Түбән Яркәй лицее укытучысы Ленара Вәлиева, Базытамак урта мәктәбеннән Ильмера Ахунова грант иясе булса, агымдагы елда Исәмәт урта мәктәбеннән Лариса Сәхибгәрәева, Югары Яркәйдәге дүртенче урта мәктәптән Фирүзә Сафина бу исемлекне тулыландырып, конкурс җиңүчеләре дип табылды.
Укучылар өчен дә республикада төрле программалар эшли. Мәсәлән, башкорт теле һәм әдәбияты төбәкара олимпиадада катнашып җиңүче һәм призер исеменә лаек булучы кызлар, малайлар өчен югары уку йортларына кергәндә өстәлмә баллар каралган.
Илшат СИБӘГАТУЛЛИН, Илеш районы башҡортлары Корылтае рәисе:
-Башкортстан Башлыгы безнең алга мөһим бурыч куя – телне көчләп өйрәтмәскә, ә популярлаштырырга кирәк, аны өйрәнү кызыклы булырга тиеш. Республикада тел сәясәте өлкәсендә яңа институтлар барлыкка килде: башкорт телен саклау һәм үстерү фонды, полилингваль гимназиялар бар, шулай ук яңа санлы кушымталар һәм сөйләшү китаплары чыгарыла. Болар барысы да башкорт телен өйрәнүгә ярдәм итә, кызыксыну уята. Безнең районыбызда телебезне, мәдәниятебезне һәм тарихыбызны саклау өчен бик күп эшләр башкарыла. Һәм ирешкән уңышларыбыз да бик күп.
Зинфира МИНҺАҖЕВА, район мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлеге начальнигы.