Маяк
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 сентябрь , 09:30

Колач җәеп каршы алды мәктәп

Бик тиз үтә шул мәктәп еллары. әле яңа гына соңгы кыңгырау чыңнары укучыларны җәйге каникулларга озатса, бүген исә кулларына аллы-гөлле чәчәк бәйләмнәре тоткан ак бантиклы кызлар, горур егет һәм малайлар янә мәктәп бусагасын атлап керде. Бу көнне районның барлык авылларында Белем көне тантаналары үтте. агымдагы уку елында 3400 дән артык укучы мәктәпкә барса, шуларның 280не өчен кыңгырау беренче тапкыр чыңлады.

Колач җәеп каршы алды мәктәп
Колач җәеп каршы алды мәктәп

“Без барлык мәктәпләребезне модернизацияләүне максат итеп куябыз. укучылар һәм укытучылар өчен максималь уңайлы шартлар тудырырга омтылачакбыз”. (Республика башлыгы Радий хәбировның 2022 елның 10 сентябрендә туган тел һәм әдәбият укытучыларының III төбәкара форумының пленар утырышындагы чыгышыннан).

Соңгы өч елда районның алты мәктәбендә «Мәктәп Колач җәеп каршы алды мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү» программасы буенча капиталь ремонт башкарылды. «Һәр баланың уңышы» төбәк проекты буенча 4 мәктәптә спорт заллары ремонтланды. агымдагы елда 17 мәктәптә «Үсеш ноктасы» үзәкләре эшләячәк. Матди-техник база яңартылган, заманча җиһазлар алынган, өстәмә белем бирү программалары эшләнгән. 9 мәктәптә «Санлы белем бирү мохите» программасы буенча интерактив җиһазлар яңартылган.

Рсай урта мәктәбе укучылары өчен Белем бәйрәме аеруча истәлекле булды, чөнки бу көнне биредә табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге «Үсеш ноктасы» ачылды. Ул «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында булдырылды.

 - «Үсеш ноктасы» – ул заманча корылмалар белән яңартылган кабинетлар, химия һәм биология лабораторияләре. анда махсус белем алган иҗади педагоглар эшли. Цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләре барлыкка килгәч, авыл мәктәпләре технологик белем драйверларына һәм аларның заманча үсеш брендына әйләнде, – ди мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Лилия Нәбиева.

Белем бәйрәме тантанасын мәктәп директоры Азат Гыймазов ачты һәм анда катнашучыларны тәбрикләп, уңышлар юллады. Аның изге теләкләренә мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Лилия Нәбиеваның, муниципаль район хакимияте вәкиле Хәмит Узамановның, Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы Рубен Хәсәновның да бәйрәм котлаулары кушылды. Укучылар әзерләгән музыкаль композиция бәйрәмгә ямь генә түгел, яңа уку елына көч, дәрт тә өстәде.

Традиция буенча чыгарылыш сыйныфы укучылары «Киләчәк самолеты» акциясендә катнашып, беренче сыйныф укучыларына теләктәшлек сүзләрен язып, беренче самолетларын бүләк итте.

Лира ШАМИЛЕВА.

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: