Маяк
-11 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 сентябрь 2024, 14:00

Хезмәт кенәгәсендә бер язу

Зарима Фәһим кызы Мусинаның хезмәт кенәгәсендә бары тик бер генә язма – балалар бакчасында тәрбияче. Югары Яркәйдәге 4 нче балалар бакчасында 1983 елда беренче хезмәт юлын башлаганына инде дүрт дистә елдан артык вакыт үткән.

Хезмәт кенәгәсендә бер язу
Хезмәт кенәгәсендә бер язу

Зарима Фәһим кызы йомшак телле, итагатьле, нәниләрнең күңеленә ачкыч таба белә торган югары квалификация категорияле тәрбияче.

Ул һәр бала өчен вакыт таба, үзенең игътибарлылыгы белән төркемдә сабыйлар өйдәге кебек хис итәрлек уңай шартлар тудыра. Кызларны һәм малайларны кечкенәдән үк тәртипкә һәм пөхтәлеккә, матурлыкны һәм гүзәллекне тоя белергә өйрәтү, аларда кешелеклелек һәм мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар тәрбияләү, балаларның сәламәтлеген ныгыту – аның эшчәнлегенең төп юнәлешләре.

Балаларын Зарима Фәһим кызына калдырган әти-әниләрнең күңеле һәрчак тыныч. Ул аларны юата да, уйната да, назлап башыннан сыйпап йоклата да, кирәк икән - калак тотып ашата да. Шуңа да балалар бакчага: “Барабыз”, - дип ашкынып торалар, теләп йөриләр. Тәрбияче көн саен балаларга игътибар, күңел жылысы биреп, аларны төрле яктан үстереп, беренче адымнарын ясарга ярдәм итә. Күпме бала – шуның кадәр холык. Һәрберсенә яраклашып, аны шәхес итеп тәрбияләүгә күп көч сала. Ул үткәргән үзенчәлекле чаралар, мавыктыргыч уеннар, кызыклы иртәлекләр, бәйрәмнәр – бик күп күңелле мизгелләр балаларның күңелендә озак саклана. Балалар бакчасындагы иртәләрдә ул балаларны Кыш Бабай, Карлсон, Убырлы карчык һ. б. рольләре белән сөендерә.

“Тәрбияче хезмәте - авыр һәм фидакарь хезмәт. Заман шартларында тәрбияче булу шактый катлаулы һәм җаваплылык сорый, чөнки күптөрле белем, тәҗрибә генә түгел, бик зур түземлек, көч-энергия һәм сабырлык та, даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, иҗади эзләнүләр, эшкә һәрчак ниндидер яңалык кертеп тору, заман белән бергә атлау да кирәк.

“Зарима Фәһим кызы - үз эшенең остасы, бай педагогик стажлы, тәҗрибәле, мәктәпкәчә тәрбия бирү методикасын тирәнтен белүче, үз эшенә бирелгән, намуслы, итагатьле, һәр яктан камил шәхес. Югары категорияле, иң нәтиҗәле эшләүче тәрбиячеләрнең берсе. Инициативалы, киң эрудицияле, үз һөнәренең чын остазы ул. Коллектив ирешкән уңышларда аның да өлеше зур. Моның өчен ул белемен дә, көчен дә кызганмый.”, - ди аның турында хезмәттәшләре. Хөрмәтле педагог агымдагы елда БР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Мактау грамотасына лаек булды.

Айгөл БАҺАВЕТДИНОВА, Югары Яркәйдәге 4 нче балалар бакчасы мөдире.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: