Маяк
-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 сентябрь , 11:00

Әхлакый кыйммәтләр гаиләне ныгыта

“Тәрбиянең бурычы - рухи тормышка игътибар уяту... Әгәр безнең тәрбияләнүчебез күп белә, ләкин буш кызыксынулар белән мавыга, шул ук вакытта ул үзен бик яхшы тота, ләкин аңарда әхлакый һәм гүзәллеккә җанлы игътибар уятылмаган икән - сез тәрбия максатына ирешмәдегез”, - диелә К.Д.Ушинский сүзләрендә.

Әхлакый кыйммәтләр гаиләне ныгыта
Әхлакый кыйммәтләр гаиләне ныгыта

Шуңа күрә безнең алда балада әхлакый, рухи, игелекле кеше тәрбияләү бурычы тора. «Ни чәчсәң, шуны урырсың», - дип юкка гына әйтелмәгән бит.

Нәрсә ул «әхлакый кыйммәтләр”? Бу төшенчәнең төрле билгеләмәләре бар һәм аларның берсе түбәндәгечә яңгырый: әхлакый (мораль) кыйммәтләр — ул этик идеаллар, кеше тормышының югары принциплары.

Мондый кыйммәтләргә кешенең намуслылык, тугрылык, өлкәннәргә хөрмәт, патриотлык, хезмәт сөючәнлек кебек мөһим сыйфатларын кертергә кирәк. Әлеге сыйфатларга ия булган кеше көндәлек һәм гадәтилектән югары күтәрелә, үзенекен һәм үз тирәсендәгеләр тормышын кыйммәтлерәк һәм яктырак итә. Ата-ана һәм остаз әһәмиятле гамәлләр кылса, мөстәкыйль һәм гадел карарлар кабул итсә, кечкенә вакытта бала аның белән горурлана.

Ата-ана, үз чиратында,исә үсеп килүче мөстәкыйль, хезмәт сөючән сабыенда тәрбия җимешләрен күреп, үз баласы белән горурланачак. Нәкъ менә шундый кеше, ата-анасы турында кайгыртып, киләчәктә үзенең тулы һәм ныклы гаиләсен булдырырга сәләтле.

Баланы рухи әхлакый кыйммәтләргә җәлеп итү проблемасының хәзерге җәмгыятьтә бик кискен торуы беркемгә дә сер түгел. Билгеле булганча, хәзерге балалар үз вакытларының күп өлешен телевизор һәм компьютер янында үткәрә. Алар үзләренә зәңгәр экраннан тискәре йогынты ясаган барлык нәрсәләрне-агрессия, көчләү, шәфкатьсезлекне пассив рәвештә йоталар. Шуңа күрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның рухи – әхлакый кыйммәтләрен формалаштыру җәмгыятьнең хәзерге этабында аеруча актуальлеккә һәм әһәмияткә ия.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда шәфкатьлелек, кызгану, өлкәннәргә хөрмәт кебек рухи - әхлакый сыйфатлар формалаштырырга кирәк. Ул балаларга киләчәктә теге яки бу тормыш хәлендә мөстәкыйль рәвештә дөрес карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Район балалар бакчаларында әхлакый юнәлештәге түбәндәге тәрбия бурычлары тормышка ашырыла:

- балаларда кайгыру сәләтен формалаштыру; үз милләтеңә һәм башка милләт вәкилләренә карата ихтирам уяту; туган йортка, гаиләгә, кече Ватанга мәхәббәт тәрбияләү; туган илнең мәдәнияте һәм тарихы турындагы белемнәрне үзләштерү; халык һәм дини традицияләргә мөнәсәбәтне формалаштыру.

Рухи-әхлакый үсеш бурычлары түбәндәге тәрбия юнәлешләре кысаларында гамәлгә ашырыла:

Рухи-мәгариф. Дәресләрдә балалар педагог белән бергәләп әкиятләр, шигырьләр һәм хикәяләр өйрәнәләр, геройларның гамәлләре, характер сыйфатлары турында фикер алышалар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән бергәләп уку өчен язылган әсәрләрдә һәрвакыт әхлакый тәрбия элементы була. Мәсәлән, «Шалкан» әкияте уртак эшнең кыйммәтләрен өйрәтә, «Өч аю» - гаилә мөһимлеген, «Цветик-семицветик» — корбанлыкны, «Чук и Гек» - Хезмәткә һәм Ватанга мәхәббәтне өйрәтә һ. б. Ел саен « Дөньяны шигырьләр белән бизик» район шигырь укучылар конкурсы, театр конкурсы, «Минем шәҗәрәм», «Халык календарь бәйрәмнәре, гореф-гадәтләр һәм йолалар», «Туган ягым нинди матур» иҗат конкурсы үткәрелә.

Әхлакый-хезмәт. Әхлак балаларны хезмәт акцияләренә җәлеп итүдә тәрбияләнә: балалар өмәләрдә, генераль җыештыруда, балалар бакчасы территориясен яшелләндерүдә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр. Кул хезмәтенә хөрмәтне үстерүгә бүләкләр әзерләү дәресләре дә ярдәм итә: ветераннарга открыткалар, 8 Март бәйрәменә әниләргә муенсалар һ.б.

Мәдәни-танып белү. Дөнья мәдәнияте образлары үзләрендә вакыттан тыш кешелек кыйммәтләрен саклый. Сәнгать әсәрләре (картиналар, скульптура) еш кына әхлак идеалларын гәүдәләндерә. Ә музыкаль композицияләр балаларның хис-кичерешләрен тирәнрәк кабул итү сәләтен үстерә. Рухи-әхлакый тәрбия мультфильмнар карау, театр яки музейга бару вакытында тормышка ашырыла.

Бу уку елында патриотик тәрбия бирү буенча заманча эш алымнары һәм формалары өлкәсендә педагогларның һөнәри компетентлыгын арттыру һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә һәм гаиләдә баланың шәхси үсеше өчен шартлар тудыру максатында педагоглар арасында «Патриотик тәрбиянең иң яхшы почмагы» дигән район смотр - конкурсы үткәрелде. Конкурста 6 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы, 24 мәктәпкәчә төркем катнашты.

Югары Яркәйдәге 6 нчы балалар бакчасы - I, Этәй төп мәктәбенең мәктәпкәчә төркеме - II, Базытамак урта мәктәбенең мәктәпкәчә төркеме - III дәрәҗә җиңүче булды. Югары Яркәйдәге 4 нче балалар бакчасы, Карабаш урта мәктәбе филиалы, Иштирәк төп мәктәбенең мәктәпкәчә төркеме номинант дип танылды.

Дөрес әхлакый күзаллаулар формалаштыруда гаилә йомшак урын булып тора. Күп кенә ата-аналар мәктәпкәчә яшьтә үк балаларда социаль нормалар, әхлакый таләпләр һәм охшарга тырышу барышында үз-үзләрен тотышның төрле үрнәкләре формалаша башлавын хәтта күз алдына да китермиләр. Гаиләнең балаларны тәрбияләү өчен җаваплы булуын җиткерергә кирәк. Ата-аналар белән балаларны әхлакый тәрбияләү эше ата-аналар почмагы аша алып барыла, анда халык бәйрәмнәре, халык гореф-гадәтләре турында материал урнаштырыла. Ата-аналар белән бергә төрле чаралар үткәрелә. Рухи-әхлакый тәрбия бирү өчен балалар бакчаларында сезонлы музыкаль-уен бәйрәмнәре үткәрелә: көзен - «Әниләр көне»; кышын — «Яңа ел», «Раштуа- колядкалар», «Ватанны саклаучылар», яз көне – «Безнең яратканнарыбыз», «Кошлар бәйрәме», «Беркем дә онытылмый һәм бернәрсә дә онытылмый», «Гаилә көне».

Мондый эш тәрбияләнүчеләрнең гаиләләре белән тыгыз элемтәне җайга салырга, рухи, психик һәм физик сәламәтлеген ныгыту буенча эшне оештырырга, педагог-бала-гаилә хезмәттәшлеген оптимальләштерү юлларын табарга ярдәм итә.

Балалар бакчаларының ата - аналар комитеты эшен активлаштыру максатыннан, быел «Елның иң яхшы ата-аналар комитеты-2024» дигән район конкурсы үткәрелде. 9 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе: Югары Яркәйдәге 1,2,3,4,6 нчы балалар бакчасы, Түбән Яркәйдәге «Баланы үстерү үзәге-балалар бакчасы», Иске Күктау, Исәмәт мәктәпләренең, Карабаш урта мәктәбенең Иштирәк авылындагы мәктәпкәчә төркемнәре катнашты. Ата-аналар «Гаилә һәм балалар бакчасы: балаларны дөрес тәрбиялибез» темасына проект әзерләде.

Ата-аналар проект эшчәнлеге белән бәйле барлык тәкъдим ителгән биремнәргә җавап бирделәр, эшкә кызыксынып алындылар, бер генә гаилә дә читтә калмады диярлек. Комитетның тырышлыгы нәтиҗәсендә ата-аналар төркемдәге, балалар бакчасындагы барлык эшләрдә актив катнашты, ярдәмчеләр булды.

Рухи-әхлакый күзаллаулар тәрбияләү-бер көнлек, хәтта айлык та эш түгел. Бу ата-аналарның һәм педагогларның толерантлык, гаиләгә һәм туган якка хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән көндәлек хезмәте.

Тәрбияченең ата-аналар белән тыгыз хезмәттәшлеге, бер-берсенә ышанычы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый тәрбия бирүдә ярдәм итә. Илебезнең лаеклы гражданинын, һәрьяклап алга киткән шәхесен тәрбияләү балалар бакчасының гына түгел, гаиләнең дә бурычы.

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Безгә иң кадерлене - безнең киләчәгебезне ышанып тапшырдылар, шуңа күрә барыбызга да күңел тынычлыгы, туганнарыбыз, якыннарыбыз, дусларыбызның аңлавын телим. Һөнәри осталыгыгыз, күңел сафлыгыгыз, сабырлыгыгыз, балаларга күрсәткән кайгыртучан һәм җылы мөгамәләгез өчен бик зур рәхмәт сезгә! Сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет, шатлык, сәламәтлек, иминлек телим. Өйләребез җылы, кадерле кешеләребез сәламәт булсын!

Лиза ӘҺАДУЛЛИНА, районы мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә эш буенча өлкән методисты.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: