Маяк
+21 °С
Болытлы
Мәгариф
27 сентябрь 2024, 05:00

Максатыбыз - лаеклы тәрбия бирү

Бөек урыс язучысы М.Горький: «Балаларны тәрбияли белү – талант һәм тормышны киң белүне таләп итә торган бөек дәүләт эше», - дип язган. Һәм чыннан да, бу өлкәдә үз эшенең чын энтузиастлары эшли. Тәрбияче булу-ул зур сабырлык, берьюлы егермедән артык сабыйны кайгырту, наз, һәм игътибар бирү, ә җавап итеп хис-кичерешләр өермәсе һәм позитив заряд алу дигән сүз.

Максатыбыз - лаеклы тәрбия бирүМаксатыбыз - лаеклы тәрбия бирү
Максатыбыз - лаеклы тәрбия бирү

Халыкның мәктәпкәчә белем бирү хезмәтләренә ихтыяҗын тәэмин итү максатында район территориясендә 6 муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә һәм 25 мәктәпкәчә төркемдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 74 төркем эшли. 1253 бала мәктәпкәчә белем ала, шуларның 312 се – өч яшькә кадәрге балалар.

Барлык балалар да районның муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында урыннар белән тәэмин ителгән.

Мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль мәгариф оешмаларда 142 педагогик хезмәткәр эшли, шулардан: 119 тәрбияче, 23 белгеч. Мәгариф идарәсе махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балаларны укытуга зур игътибар бирә.

Уку елында мәктәпкәчә учреждениеләргә 10 инвалид һәм мөмкинлекләре чикләнгән 8 бала йөри, ягъни мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы 5 мәгариф учреждениесендә, шул исәптән 1 төркемдә компенсацияләү юнәлешендә инклюзив белем бирү хезмәтләре күрсәтелә,.

Компенсацияләү юнәлешле төркемдә (Югары Яркәйдәге 6нчы балалар бакчасы) сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларга белем бирү аларның психофизик үсеше үзенчәлекләрен исәпкә алып, үсешләрендә бозылуларны төзәтүне һәм социаль адаптацияне тәэмин итә торган мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен җайлаштырылган белем бирү программасы нигезендә гамәлгә ашырыла.

Агымдагы елда мәгариф һәм тәрбия эшчәнлеген камилләштерү максатларында күп кенә чаралар уздырылды. Бу конкурслар: «Үз йолдызыңны кабыз» музыкаль, «Җиз үкчә-2024» бию конкурсы, тәрбияләнүчеләр арасында «Чәчәк ат, туган ягым» китап укучылар, рәсемнәр, спорт, шулай ук «Эколята дошколята», «Гагаринлылар» кебек Бөтенрусия һәм республика конкурслары.

Мәктәпкәчә белем бирү педагогларының инновацион эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итү максатында «Ел педагогы -2024» район конкурсы узды. Югары Яркәйдәге 3 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәлия Ирек кызы Хисаметдинова җиңүче булып танылды. «Туган телдә белем бирүче Башкортстан Республикасы мәктәпкәчә мәгариф оешмасы педагогы» конкурсы йомгаклары буенча Югары Яркәйдәге 2 нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе Айгөл Әлдәм кызы Гәриева финалга чыкты.

Тәрбиячеләрнең белем бирү һәм тәрбия процессын камилләштерү буенча уңай эш тәҗрибәсен билгеләп үтәсе килә. Карабаш урта мәктәбенең мәктәпкәчә төркеменнән Зилә Рәдиф кызы Хафизова, Исәмәт урта мәктәбенең мәктәпкәчә төркеменнән Светлана Борис кызы Галимәрдәнова -төркемнәр төрле яшьтә булса да, балалар коллективын туплау буенча зур эш алып баралар. Иҗади һәм бәйрәм чараларын балалар бакчасы дәрәҗәсендә генә түгел, район дәрәҗәсендә дә үткәрәләр.

Тәрбиячеләр Ирина Хәлил кызы Сәлахова (Югары Яркәйдәге 2нче балалар бакчасы), Зирина Шиһап кызы Мирзаһитова (Югары Яркәйдәге 1нче балалар бакчасы) белем бирү эшчәнлегенең яхшы оештыруы һәм үткәрүе белән уңай билгеләнә.

Югары Яркәйдәге 4нче балалар бакчасы музыка җитәкчесе Айсылу Фәвис кызы Салиева тәрбияләнүчеләре төрле конкурсларда, мастер-классларда, акцияләрдә һәм проектларда катнашып, муниципаль дәрәҗәдә дә җиңүчеләр булдылар.

Түбән Яркәйдәге «Баланы үстерү үзәге–балалар бакчасы» педагог –психологы Миләүшә Азат кызы Шәехморзина, Миләүшә Айдар кызы Муллаянова (Югары Яркәйдәге 6 нчы балалар бакчасы) - иҗади педагоглар, алар төркемнәрдә фән-үстерү пространствосын оештыру өчен күп көч куялар,балаларның кайберләренең үз-үзен тотышында психорегулятор тайпылышлар булуына карамастан, барлык тәрбияләнүчеләр белән дә уртак тел табалар.

Шулай ук аш пешерүчеләр, игелекле һәм кайгыртучан кече тәрбиячеләр һәм башка эшчеләр хезмәте мактауга лаек. Югары Яркәйдәге 2нче балалар бакчасының кече тәрбиячеләре Гөлнара Вәкил кызы Җәмилова, Югары Яркәй 6нчы балалар бакчасының кече тәрбиячеләре Фәйрүзә Лотфулла кызы Ибатова һәм Зөбәйдә Абдулла кызы Басыйрова, Рсай авылының мәктәпкәчә төркеменнән Фәнисә Әнәс кызы Иванова, Иштирәк авылы мәктәпкәчә төркем пешекчеләре Миләүшә Мәгъсүф кызы Галиуллина, Түбән Яркәйдәге “Баланы үстерү үзәге-балалар бакчасы” повар ярдәмчесе Гөлнара Әлифҗан кызы Шәрипова, кер юу машинистлары Флизә Рәис кызы Ахунҗанова (Югары Яркәйдәге 1 нче балалар бакчасы), Айгөл Рим кызы Мөхәммәтова (4нче балалар бакчасы), Югары Яркәйдәге 3 нче балалар бакчасы хуҗалык мөдире Айгөл Анатольевна Мәхмүева-үз һөнәре осталары.

Һәр хезмәткәр үзенең көндәлек тырыш хезмәте белән районыбызның мәктәпкәчә белем бирү системасын үстерүгә лаеклы өлеш кертә.

Хөрмәтле ветераннар һәм мәктәпкәчә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез - тәрбияче һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Сезнең игелегегез, күңел җылыгыз һәм педагогик осталыгыгыз балаларыбызга һәр көнне бәхетле, шатлыклы һәм кызыклы итәргә ярдәм итсен. Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, оптимизм, уңышлар телим. Бәйрәм белән!

Гөлнара КАШАПОВА, район мәгариф идарәсе начальнигы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас