Маяк
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 сентябрь , 12:00

Сәнгатькә сөю тәрбияли

Җыр - музыка - кешенең гомерлек юлдашы. Шуның белән бергә ул - бик яхшы тәрбия чарасы да. Кешенең туганнан алып бөтен гомере җыр һәм музыка белән тыгыз бәйләнештә уза. Ул иң элек бишек җыры тыңлап үсә, аннары кеше тормышында уен, хезмәт, мәхәббәт һәм көнкүреш җырлары киңрәк урын ала. Кешенең эстетик зәвыгына бала чакта ук нигез салына.

Сәнгатькә сөю тәрбияли
Сәнгатькә сөю тәрбияли

Балалар бакчасында инде ул шактый формалаша. Бу очракта балалар бакчасын йортның фундаменты белән чагыштырып була. Дөрестән дә, хәзерге музыка педагогикасы һәм психологиясе 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге чорны баланың сәләтләрен үстерүдә иң мөһим һәм нәтиҗәле еллар дип саный. Җыр-музыка балаларда шатлык, гаҗәпләнү, күңел күтәренкелеге яки моңлану кебек төрле хисләр уята. Музыкаль сәнгать тормышның төрле ягын сурәтләп баланың рухи дөньясын баета.
Балалар бакчасында музыка җитәкчесе кем соң ул? Бу-үзенчәлекле һөнәр. Ул барысын да эшли белергә тиеш: музыка коралында уйнарга, җырларга, биергә, рәсем ясарга, тегәргә, шигырьләр, сценарийлар язарга, балаларның һәм аларның ата-аналарының кәефен күтәрергә, даими укырга, психолог һәм дипломат булырга, балалар бакчасындагы барлык белгечләр, ата-аналар белән бәйрәмне оештыру һәм башка мәсьәләләр турында килешә белергә тиеш.

Балалар бакчасын утренник, концерт, музыкаль күңел ачулардан башка күз алдына китерүе кыен.

Болар барысы да музыка җитәкчесе Ирина Олеговнаның нәфис, әмма көчле иңнәренә йөкләтелгән.

Ирина Хәбибуллина Югары Яркәйдәге 1 нче балалар бакчасында 26 ел хезмәт сала һәм дөньяда иң зур бүләкне - балалар елмаюын һәм көлүен хаклы рәвештә ала. Ә бу эштә нәкъ менә шул төп момент - үзара ышаныч һәм мәхәббәт.

Бакчада үткән бәйрәм кичәләре, музыкаль иртәләрнең күңелле, матур, уңышлы үтүе, балаларыбызның бу мероприятиеләрне көтеп алуы, теләп катнашуы һәм әти-әниләребезнең кәефе яхшы булып, безгә рәхмәтле булулары барыбыздан да: тәрбияче, музыка җитәкчесе, тәрбияче ярдәмчесеннән тора.
Ирина Олеговна югары квалификация категорияле, актив, җаваплы педагог. Ул педагогик советларда чыгыш ясый, тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары белән хезмәттәшлек итү буенча актив эш алып бара, педагоглар, белгечләр белән хезмәттәшлек итә, педагогик интернет-конкурсларда, район чараларында актив катнаша. Балалар бакчасында эшләү дәверендә ул сабыйларның ихлас мәхәббәтен, хезмәттәшләренең һәм ата-аналарының хөрмәтен яулады. Мәгариф системасында намуслы хезмәте өчен Ирина Олеговна Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Ирина МУЛЛАГОЛОВА, Югары Яркәйдәге 1 нче балалар бакчасы мөдире.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: