Маяк
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 сентябрь , 15:15

Тәрбиячеләр көне уңаеннан

Балалар тормышында тәрбиячеләрнең роле бәхәссез. Алар кечкенә шәхес формалашуга бик күп энергия, мәхәббәт һәм белем бирәләр. Бүген, Югары Яркәйдәге 6 нчы балалар бакчасында тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә хезмәткәрләр көнендә күркәм чара узды.

Тәрбиячеләр көне уңаеннан
Тәрбиячеләр көне уңаеннан

Аны 1нче мәктәпкәчә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар матур итеп әзерләп үткәрде (тәрбиячеләре - Юлия Яһудина һәм музыка җитәкче - Ралена Мөхәммәтҗанова).

Балалар күңелле итеп җырладылар, дәртле биюләр биеделәр. Алар үзләренең шигырьләрендә балалар бакчасында эшләүчеләргә хөрмәт күрсәтеп, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Бигрәк тә шунысы мөһим, без яраткан тәрбиячеләребез белән күңелле итеп уеннар оештырдык. Бәйрәм эчтәлекле һәм онытылмаслык булып үтте.

Кадерле коллегалар! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм! Сез шулкадәр күп игелек һәм наз бүләк итәсез, Ходай Сезгә көн саен ныклы сәламәтлек һәм илһам бирсен!

Юлия Яһудина, Югары Яркәйдәге 6 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе.

 

Тәрбиячеләр көне уңаеннан
Тәрбиячеләр көне уңаеннан
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: