Маяк
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 сентябрь , 14:00

Оста да ул, остаз да!

Әлеге язмабызны мәктәбебезнең тәҗрибәле педагогы, хөрмәтле җитәкчебез һәм остазыбыз Зиләрә Басыйровага багышлыйбыз.

Оста да ул, остаз да!
Оста да ул, остаз да!

Зиләрә Вәкил кызы җырларда җырлана торган биек таулары, челтерәп аккан чишмәләре, гүзәл табигате белән сокландырган Кадер авылында дөньяга килә. 1987 елда Бөре педагогия институтының урыс теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап, кулына диплом ала. Яшь белгечкә туган районына юллама бирәләр. Ул хезмәт юлын Гремучий Ключ сигезьеллык мәктәбендә башлый. Бераздан соң аны Сүлте урта мәктәбенә күчерәләр. Биредә тырыш педагог 14 ел укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Үз эшен төгәллелек белән башкарган З.Басыйровага тагы да югарырак вазифа йөкләтәләр. Аны үзе укыган Кадер урта мәктәбенә директор итеп тәгаенлиләр. Менә 20 елдан артык әлеге вазифаны зур җаваплылык белән алып бара ул.

Укытучы бит ул һөнәр генә түгел, бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы. Алар түземлек, сабырлык, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булырга тиеш. Балаларны ярату, алар белән уртак тел табып, дөрес аралашу да күп көч таләп итә. Әлеге сыйфатларның барысы да хезмәттәшебез Зиләрә Вәкил кызына хас.

З.Басыйрова директор булып эшләгән дәвердә мәктәп шактый яңалыклар кичерде. Шуның берсе, безне дә, укучыларны да иң сөендергәне - 2009 елда мәктәптә капиталь ремонт башлану. Ишек-тәрәзәләр алыштырылды, барлык уңайлыклары булган санузел үткәрелде, электр линияләре яңартылды, җылыту системасы үзгәртелде. Яңа уку бүлмәләре, китапханә булдырылды.

Иң мөһиме, Зиләрә Вәкил кызы һәр эшнең уртасында кайнады, булган җитешсезлекләрне алдан күреп кисәтте. Шуңа күрә дә мәктәп ишек алдына басу белән искиткеч гүзәллек дөньясына чумасың. Аның бакчасында үскән чәчкәләргә сокланмаган кеше юк. Белем учагына керү белән чисталыкка тап буласың. Шуны да билгеләргә кирәк, мәктәбебез район буенча уздырылган “Иң яхшы мәгариф учреждениесе” конкурсында һәрвакыт призлы урын ала. Монда инде җитәкчебезнең роле бик зур. Ул безне бердәм коллективка туплап, дөрес юнәлеш бирә. Алай гына да түгел, З.Басыйрова укучылар, аларның ата-аналары, коллективта эшләгән барлык хезмәткәрләр өчен зур җаваплылык тоя.

Зиләрә Вәкил кызының гомере намуслы хезмәттә үтте. Ул мәктәбебезгә килгән көннән алып, сайлаган кыйбласына, һөнәренә тугры булды. Үз һөнәрен яратып, җаваплылык белән башкарды, балаларны ихлас яратты, шуңа күрә укучылар, хезмәттәшләре, авылдашлары арасында ихтирам яулады. Сабырлык, күркәм холык, тирән белем, югары оештыру сәләте, коллегаларыгыз, ата-аналар, укучылар белән уртак тел таба, бала күңелен, аның самими дөньясын аңлый белү сәләте - болар барысы да аны бизәүче сыйфатлар. Үзегезне һөнәрегезнең остасы итеп таныттыгыз. Безне аңлый белүегез, сабыр һәм ярдәмчел, гадел, кирәк чакта таләпчән булганыгыз өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә эшегездә уңышлар гына телибез.

Лира ГАЛИЕВА, Кадер урта мәктәбе укытучысы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: