Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәбендә укытучылар династиясе вәкилләре эшли, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә һәм укытуга бәяләп бетергесез өлеш кертә. Алар арасында - Лариса Сәгыйть кызы һәм Салават Ришат улы Хөснетдиновлар гаиләсе. Салават Ришат улы педагоглар гаиләсендә дөньяга килгән. Әтисе Ришат Фәйзи улы Хөснетдинов - Башкортстан Республикасының Мәгариф отличнигы һәм Русия Федерациясенең гомум белем бирүнең Мактаулы хезмәткәре. Ул VIII төрдәге Илеш коррекция мәктәбендә укытучы булып эшләде.
Әнисе Рүзилә Фәрит кызы да гомерен педагогикага багышлаган. Ул Югары Яркәйдәге 2 нче урта мәктәптә урыс теле һәм әдәбияты буенча балаларга белем бирде. Хезмәте өчен ул Русия Федерациясе Мәгариф Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде һәм «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булды.
Мәктәпне тәмамлагач, Салават Ришат улы урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булырга ныклы карар кабул итә. «Педагог булу теләгем бала чагымнан ук бар иде. Мин һәрвакыт шатланып укыдым, яңа белемнәр белән кызыксындым һәм әти-әниемнең бу өлкәдә үзләрен уңышлы тормышка ашыруларын сокланып күзәттем. Артыма борылып караганда, аңлыйм: минем тормыш иминлеге нигезләре белән кызыксынуым күбесенчә әтинең йогынтысына бәйле. Ә укытуга мәхәббәтне миңа әни тәрбияләде», - ди ул. Бүген Салават Ришат улы укучыларны Туган илне саклау һәм хәвефсезлек нигезләренә өйрәтә.
Лариса Сәгыйть кызы, әти-әнисе кебек үк, укытучы һөнәрен сайлаган. Сәгыйть Мулламөхәммәт улы Муллахмәтов -хөрмәтле педагогларның берсе, Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы, РФ халык мәгарифе отличнигы, балаларга урыс теле һәм әдәбияты буенча белем бирде, Яңа Аю урта мәктәбе директоры вазифасын башкарды. Венера Нәгыйм кызы урыс теле һәм әдәбияты укытучы-методисты, 40 ел гомерен мәктәпкә багышлаган. Укытучы булу өчен әти-әниең юлын кабатлау гына җитми. Сәләтне бар йөрәгең белән тоярга кирәк. Лариса Сәгыйть кызы — үз эшен тырышып башкаручы укытучының якты үрнәге. Ул үз-үзенә карата кырыс мөнәсәбәт, үз бурычын аңлау һәм балаларга карата ихлас мәхәббәте белән аерылып тора. Педагог 29 ел укучыларны инглиз теленә өйрәтә. Ул аларга белем биреп кенә калмый, үз фәненә мәхәббәт, өйрәнелә торган тел иленең рухи кыйммәтләренә һәм традицияләренә хөрмәт тәрбияли. Укытучы фикеренчә, ата-аналар аның тормышында төп рольне уйнаган, телгә мәхәббәт һәм шәхес формалашуда филология фәннәренең әһәмиятен аңлауга нигез салган.
Бүген педагоглар династиясен Лиана Салават кызы дәвам итә. Ул 2024 елда Уфада М.Акмул ла ис. Башкорт дәүләт педагогия университетын яхшы билгеләргә тәмамлап, Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. туган мәктәбенә әйләнеп кайтты, хәзер анда тарих һәм җәмгыять белеме фәнен укыта.
Лиана укытучы булачагын белә иде, чөнки ул әти-әнисенең үз эшләренә күпме көч һәм энергия салганын күреп үсте. «Мин бик бәхетле кеше. Әни ягыннан да, әти ягыннан да минем гаиләдә - укытучылар. Ике яктан да башлангыч алган династиянең гомум стажы 600 елдан артык тәшкил итә. Бу стаж гына түгел, ул педагогик һөнәргә тугрылыклы хезмәт итүнең 600 елы. Шуңа күрә балаларны тәрбияләү-гади эш кенә түгел, ә безнең гаилә традициясе, ул буыннан-буынга тапшырыла. Мин моның белән бик горурланам һәм үз көчемә ышанам. Тормышта дөрес юл сайлаганымны беләм», - ди Лиана горурланып.
Хөснетдиновларның мөгаллимнәр династиясе күп буыннар дәвамынд а горур рәвештә укытучы исемен йөртә. Бу династия вәкилләре төрле фәннәрне укытканнар һәм укытуларын дәвам итәләр, ләкин аларны уртак максат һәм язмыш - үз укучыларына ихлас хезмәт берләштерә.
Ләйсән НИЗАМОВА, Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәп укытучысы.